Күңелле һәм нурлы бәйрәм
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә Яңа Чишмәдә балалар өчен күп кенә бәйрәм чаралары оештырылган иде.
РМЙ да “Талантлар ватаны“ дип исемләнгән беренче район балалар иҗаты фестивале булып узды. Район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән булган төрле яшьтәге (7 яшкә чаклы һәм 8-10 яшьлекләр) балаларның вокаль һәм бию номерларын компетентлы жюри бәяләде, фестиваль азагында җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләделәр. Район үзәгендәге “Ландыш“, “Кояшкай“ балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбендәге, Ленино, Чаллы Башы, Шахмай, Әдәмсә, Зирекле авыл мәдәният йортларындагы балалар ансамбльләрендә катнашучылар да үз талантларын күрсәттеләр.
Аларның җырларында, биюләрендә педагоглары – остазлары: БСМ укытучылары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре тәрбиячеләре, АМЙ сәнгать җитәкчеләренең зур эше күренде. Балалар үзләренең артистлык сәләтләрен, үз тавышлары белән эш итә, сәхнәдә йөри һәм тамашачыларны җәлеп итә белүләрен расладылар. Аларга дуслары, әти-әниләре, әби-бабалары тамаша залыннан көч биреп тордылар.
Фестиваль башланганчы БСМ директоры Ирина Слимова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев җыелучыларны Балаларны яклау көне белән котлады. РМЙ артистлары балаларга музыкаль номерлар бүләк иттеләр.
Сәхнәдә “Балалар ил рәсемен ясый“ дип аталган 12 нче республика конкурсының муниципаль этабы финалчыларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Район мәктәпләреннән барлыгы 6 яшьтән 12 яшькәчә булган яшь рәссамнарның 25 тән артык эше тәкъдим ителгән иде, финалга 18 е чыкты. Катнашучыларның күбесе балалар сәнгать мәктәбеннән иде. Җиңүчеләрнең эшләре финалда катнашу өчен “Бердәм Россия“ партиясенең төбәкара башкарма комитетына җибәрелгән. Бу турыда бүләкләр тапшырганда партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова әйтте.
Мәгариф бүлеге һәм БИҮ тарафыннан РМЙ фойесында кул эшләнмәләреннән хәйрия күргәзмә-сату оештырылган иде. Сатудан кергән акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр алуга тотылган. Бүләкләр шул ук көнне сатып алынган һәм балаларның өйләренә илтеп бирелгән.
Халыклар дуслыгы йортында, Үзәк китапханәдә (балаларныкы), крайны өйрәнү музеенда балалар өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелгән. Үзәк китапханәдә “Укучының мәдәни көндәлеге“ проектында җиңүчеләрне бүләкләп “Балачакның шат авазы ишетелсен“ дип аталган бәйрәм булып үтте. Шаян шамакайлар балалар белән уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, сораулар бирделәр, викториналар үткәрделәр. Актив катнашкан өчен һәр бала бүләк алды. Китапханәчеләр яшь укучыларга җәй көне китапханәгә килергә онытмауларын, һичшиксез китап укуларын һәм менә шул чакта каникул бик күңелле, мавыктыргыч үтәчәген искәрделәр. Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык ромашкасы“ танып белү уен программасында чараны алып баручы балаларны төрле милләт халыкларының уеннары белән таныштырды һәм экскурсия үткәрде. Крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Исәнме, җәй!“ бәйрәме оештырганнар. Бу көн истә калырлык булсын өчен программаны төрле уеннардан күңелле конкурслар,табышмаклар һәм призлар белән төзегәннәр. РМЙ каршындагы мәйданда асфальтта “Мин ил рәсемен ясыйм“ дип аталган рәсем конкурсы, спорт уеннары, картингистларның күрсәтмә чыгышлары булып үтте. Җәйнең беренче көне әлләни җылы булмаса да, балачак бәйрәмен үткәрүгә бу бер дә комачауламады.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев