Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хатын-кыз язмышы: шактый кыен, әмма бәхетле тормыш

Бүген үз тормышын якты һәм вакыйгаларга бай итә алган Раиса Ивановна Сальцынага - 80 яшь.


Рая Пегашева 1939 елның 29 мартында гаиләдә уникенче бала булып туа. Аңа әле бер яшь тә тулмаганда, әтисе вафат була. Озак та үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Раяның әнисенә бик авырга туры килә: ачлык, ялангачлык. Күршеләре фронттан “кара кәгазь”ләр алалар, ә ул балаларын җирли. Сугыштан соң алар дүртәү генә кала…
Балалар кечкенәдән әниләренә булышалар: теләсә кайсы авыл гаиләсендә күк, аларда да бакча да, йорт хайваннары да була. Беренче үлән күренү белән-урманга чыгып китәләр. Балалар барлык үлән, җиләк, гөмбәне белә һәм аларны кышка әзерли. Чикләвек һәм көнбагыш сатуга китә. Яшүсмерләр котомка асып җәяүләп, күрше авылга базарга йөри. Рус Чабаксарыннан (Раисаның балачагы нәкъ шунда уза) Каргалы авылына кадәр нибары 23,3 км (заманча Google карталары күрсәтә, бер очка бару вакыты 4 сәгать 40 минут…) 
Авырмы? Әйе, авыр! Кыенмы? Әйе, кыен!  
Әмма бу хакта берәү дә уйламаган. «Барысы да шулай яшәде. Иртәдән кичкә кадәр эшләдек, көндез укыдык, кич белән клубка биюгә йөгердек. Күңелле яшәдек! Гашыйк булдык, уйнадык, бәхәсләштек...» Беркөнне клубта кем озаграк бии дип бәхәсләшкәч, Рая  яңа киез итеге тишелгәнче бии... Әнисеннән нәрсә ишетергә туры килүен күз алдына китерәсезме! Ярлы яшиләр.  Салкыннарга кадәр мәктәпкә чабаталарда йөрергә туры килә, ә монда итекләр дә тишек...
 Җидееллыкны тәмамлагач, Раиса Чистайга китә, әмма шәһәр тормышы озак дәвам итми: әнисе ялгыз кала, кайгыртуга мохтаҗ була һәм кыз өенә кайта. 
Аның аралашучан булуын, эшкә сәләтлелеге, намуслылыгын шунда ук күреп, биш авыл кергән колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Комсомол тормышы башлана! Ни генә оештырмыйлар: беренче буразна һәм уңыш җыю бәйрәме, агитбригадалар һәм төрле ярышлар, концертлар, конкурслар, ә комсомол туйларын ничек оештырганнар! 
Раиса Ивановнаның кызы Татьяна Гайсина менә ниләр сөйли: «Дуслар белән очрашу вакытында әни үзенең яшьлек елларын сагынып искә ала. Безгә аларны аңлау кыен. Без күршебез исемен белмибез, ә алар күрше авылларның барлык кешеләрен, аларның балаларын һәм аларның тормыш тарихын белгән!». 
Нәкъ менә актив иҗтимагый эшчәнлек нәтиҗәсендә Раиса Черемухово Бистәсеннән йорт куяннары фермасы бригадиры Иван Сальцын белән таныша (Ерак Көнчыгыштан кайткан моряк). 1959 елның октябрендә алар туй ясый. 57 ел бергә яшиләр, ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Яшьләр Черемухово Бистәсендә яши. Гаиләдә өч бала булганда, Раиса Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Хисапчы, икътисадчы, баш хисапчы булып эшли, авыл советы рәисе итеп сайлана. Аның җәмәгать эше тәҗрибәсе менә кайда ярап куя.
Раиса Ивановна бу вазифада җиде ел хезмәт итә. Төрле комиссияләр эшли: урамнар яшелләндерелә, төрле сатып алулар үткәрелә (сөт, йон, бәрәңге...), агитбригадалар оештырыла, бәйрәмнәр үткәрелә (кыш озату, сабантуй һәм шулай ук мәдәният йортында вокаль ансамбль булдырыла...). Тик аның тормышында барысы да алай шома гына булмый. 
Комсомолка, активистка, авылга килеп сокланырлык кияү игътибарын җәлеп иткән Раисага җирле кызларның, көнләшеп кенә калмыйча, ачулары да килә. Ул бу авылда чит кеше була. Авторитетны озак еллар яуларга туры килә. Ул үпкәләми, ә ничек булдыра алганча кешеләргә ярдәм итә. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында аңа киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Тавыш куптаручыларны тынычландыра һәм аларны хаталарын танырга мәҗбүр итә ала. Хәер, бу һәрвакытта да барып чыкмый: Сальцыннарның йортына хәтта ут та төртәләр һәм бу очраклы гына булмый.
- Тормыш безгә өмет бирә, һәм тормыш дәвамында бу мөмкинлекләр күп. Кирәген үзебез сайлыйбыз, - ди бүген Раиса Ивановна. – Минем дә өйдә балалар белән утыруны сайлау мөмкинлеге бар иде.   Әмма мин башка юлны сайладым. Эшкә киткәндә, балалар өчен күңелем борчыла, үзләрен генә калдырырга туры килә иде. Аллага шөкер, балаларыбыз үсеп, югары белем алдылар, барысы да һөнәрле: Иван «Татэнергосбыт» та икътисади куркынычсызлык бүлеге белгече, Лидия - «Татнефть» башкарма аппаратында икътисадчы, Татьяна - «Татнефть –мәктәп»өстәмә белем бирү педагогы.  Дүрт олы оныгым бар, барысы да һөнәрле. Мин бәхетле кеше: минем яраткан балаларым, оныкларым, биш оныкчыгым һәм ышанычлы дусларым бар. Еш кына һөнәри юлда яки җәмәгать эшендә танышу безнең озын гомерле дуслыкка әйләнде. Мәсәлән, Анастасия Николаевна Козлова, Виктор Михайлович Кузнецов, Вазыйх һәм Исламия Мортазиннар белән.
Хәзер, пенсиягә чыккач, Раиса Ивановна кәрәзле телефон һәм планшет үзләштергән. "Шешминская новь» газетасын укып, телетапшыруларны карап, бөтендөнья Интернет челтәре буйлап йөреп, вакыйгалардан хәбәрдар. Пенсия, аны индексацияләү һәм өстәмә түләүләр турындагы сорауларга җавап бирергә мөмкин. Үз белеме белән авылдашлары һәм балалары белән бик теләп уртаклаша, чөнки алар хәзер барысы да пенсионерлар, эшлиләр дә. Ә һәр ял яки бәйрәм көнендә алар авылга – әниләре янына кайталар. Аның өчен иң җылы  сүзләрен кызганмыйлар:
"Әниебез! Син безнең өчен иң якын һәм газиз кеше, син бит һәрчак  сүзең һәм эшең белән ярдәм итәсең. Син һәрвакыт безгә ышаныч белдерәсең Гел шундый шат күңелле һәм ягымлы булып кал. Сиңа нык сәламәтлек һәм  озын гомер телибез. без сине бик яратабыз!». 
Сүз белән генә түгел, эш белән дә балалары Раиса Ивановнага һәрдаим ярдәм итәләр. Бу бәхет түгелмени?
Лариса ФЕДОРОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев