Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошларга ярдәм итик!

Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә.

Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошларны югалтабыз... Шуңа да кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып, адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр. Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра. Һәм бу көннәрдә алар кешеләрнең ярдәменә аеруча мохтаҗ. Кошларны саклау - табигатьне саклау, ә табигатьне саклау - Туган илне саклау ул. Без кошларга ярдәм итеп, аларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Безнең кулдан килгән игелекле эш – җимлекләр ясау ул. Бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Кемдер инде җимлекне ясап, элеп тә куйгандыр, кайберәүләр әле уйлап кына йөридер... Мондый игелекле эштән берәү дә читтә калмас дип уйлыйбыз. Җимлекнең нинди материалдан эшләнүе мөһим түгел, кулдан килгәнчә эшләп, җим салып элеп куярга кирәк.

Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X