Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында көзге кыр эшләре төгәлләнү алдында.
19 сентябрьгә 44,5 мең гектарда (95,3 %) бөртекле культуралар җыеп алынган, 136 мең тонна икмәк суктырылган, уңыш гектарыннан 30,6 центнер тәшкил итә. Җыештырылмаган игеннәрнең иң зур мәйданы "Кулон" а/ф-га туры килә - 4,5 мең гектардан артык. "Яңа Чишмә" а/ф-да 1000 гектардан аз гына күбрәк һәм вак КФХ-ларда да (барысы бергә) шул кадәрле үк.
Көзге игеннәр планлаштырылган 16,5 мең гектардан 15,5 мең гектарда (94 %) чәчелгән. Хәзер инде чәчү эшләрен төгәлләргә кирәк, көзге игеннәрне чәчүнең оптималь срогы узып бара.
Силос салу эше дәвам итә - 24,5 мең тонна салынган (планлаштырылганның 50 % ы).
Туңга җир сөрү эше 18 мең гектарда (31 %) башкарылган. Көн саен 38-40 трактор туңга җир сөрүдә мәшгуль һәм алар 750-800 гектар җир сөрәләр. Хәзер көзге игеннәр чәчүдән бушаган тракторлар да аларга кушылачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев