Кышка – яхшы азык запасы белән
Коры эссе көннәр башлану белән районның барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекләрне кышлату өчен азык әзерләү буенча эш кайный.
Азык әзерләү һәм сенаж салуны үз вакытында башкару өчен барлык техника һәм механизаторлар тырышып эшли.
- Бу көннәрдә күпьеллык үләннәрне беренче кат чабып алу төгәлләнеп килә, - дип сөйли авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - 14 мең гектар үләннәрнең 12 мең гектары теземнәргә салынган, күпчелек өлеше печәнгә, сенажга һәм яшел азыкка җыештырып алынган инде. Үлән капламы биек булмау сәбәпле, августта икенче кат чабу өчен, беренче кат чабып алу эшен тизрәк төгәлләргә кирәк.
Район буенча безгә 9500 тонна печән әзерләргә һәм 48 мең тонна сенаж салырга кирәк. 3 июльгә 7500 тонна печән әзерләнгән һәм 14 мең тонна сенаж салынган.
Печәнне барлык хуҗалыклар да әзерли, ә “Кулон“ а/ф, “Агро-Основа“ ҖЧҖ , “Козлова М.И.“, “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ һәм “Игенче“ ҖЧҖ дә сенаж да салалар.
... Без “Вәлиев Ф.Р.“ КФХ да булдык һәм азык әзерләү барышы белән таныштык.
- Безнең хуҗалыкта азык культуралары 500 гектарга якын мәйдан били, шул исәптә 190 га күпьеллык үләннәр, - ди КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев . - 280 тонна печән әзерли алдык (әле 300 тонна 2017 елгы уңыш та бар). Хәзер сенаж салу эшенә керештек - чокырга күпьеллык үләннәрнең вакланган яшел массасын ташыйбыз, ә аннан берьеллык үләннәр һәм кукуруз китә.
Шуны билгеләп үтү кирәк, кукуруз кырлары (160 гектар) – районда иң яхшысы. Моңа кырларны чүп үләннәренә каршы эшкәртү алып барып, азот ашламасы кертеп (1 гектарга 150-200 кг исәбеннән) яфрактан тукландыру һәм рәт араларын эшкәртү юлы белән ирешкәннәр.
Эш иртәнге 6 дан кичке 8 гә чаклы дәвам итә, кырда ике тапкыр ашату оештырылган. Азык әзерләүдә барлык җаваплылык та КФХ башлыгы урынбасары Самат Вәлиуллин өстендә (заправка, агымдагы ремонт, ашату һ.б.) һәм эшен ул менә дигән итеп башкара. Азык урып-җыю комбайнында Анатолий Ушаков намуслы хезмәт куя, яшел масса ташуда – Александр Степанов, Валерий Соловьев һәм Сергей Лазарев, ә тыгызлауда куәтле К-701 тракторында алдынгы механизатор Виктор Патренкин мәшгуль. Кирәк булганда ул МТЗ-1221 тракторында траншеяда яшел массаны тигезләү эшен дә башкара. Силослауның сыйфатын яхшырту өчен салынган массага биоконсервант сибәләр – әлеге четерекле эшне Викторның улы Дмитрий башкара.
3 июльгә хуҗалыкта 700 тоннага якын сенаж салынган, бу сусыл азыкка булган ихтыяҗның 30 % ын тәшкил итә.
- Безнең ел ярымга җитәрлек печән запасы бар, - дип дәвам итә КФХ башлыгы. - Терлекләр өчен сусыл азыкны да запас белән салырга тырышабыз, ә алар хуҗалыкта 300 башка якын. Безнең, күпьеллык үләннәр икенче кат чабып алынырмы, дигән сорауга Фәргат Вәлиев, бар да Ходай кулында, моңа өметләнәбез, яңгырлар гына булсын, дип җавап бирде.
Азат Мусин.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев