Район штабының чираттагы утырышында терлекчелек һәм азык хәзерләү буенча агымдагы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Савым сыерларыннан тотрыклы продукция алу өчен барлык шартларны булдырырга кирәк: мул итеп ашату (көтүдән тыш 1 баш терлеккә 70-90 кг яшел масса бирергә), су эчертү , тоз һ.б. Кызганычка каршы, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсендә һәм "Кулон" а/ф-да сыерларны тоз һәм су (эчертү) белән тәэмин итүдә өзеклекләр булгалый (мондый эссе көннәрдә моңа юл куярга ярамый). "Нурхамәтов З.М." КФХ-да сыерлар бөтенләй дә өстәмә тукландырылмый. Утырышта "Зубов В.С." КФХ-да һәм "Яңа Чишмә" а/ф-ның Чертуш бүлекчәсендә печән эскертләре тигез түгел, шыксыз, яңгыр аларны үтәли юешләтә. Аларны төзәтергә (тигезләргә) һәм салам белән капларга кирәк, диелде.
Мондый эссе көннәрдә һәр җирдә янгын куркынычсызлыгы максатларында азык җыю комбайннарын һәр көнне өрдереп чистартырга һәм юдыртырга кирәк.
Юл кырыйларындагы, "Архангельское", "Исхаков Р.М." һәм "Артемьева Л.Р." КФХ-ның бөртек складлары тирәсендәге чүп үләннәрен чабып алу буенча сораулар бар. Соңгысында аеруча да ямьсез, өстәвенә Яңа Чишмәгә керү юлында. Елховка су алу җайланмасы тирәсен дә чүп баскан.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев