Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ленинолыларның файдаланылмаган резервлары бар

23 гыйнварда җирле АМЙ-да Ленино авыл җирлеге Советы 2016 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы ел бурычлары турында халык алдында отчет тотты. АҖ Советының киңәйтелгән утырышында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты һәм чыгыш ясады.

Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников отчетында авыл учреждениеләре эшенә анализ ясалды, уңай нәтиҗәләрне һәм агымдагы елда ниләр эшлисен билгеләп үтте.
Башта ул үткән елда бирелгән сорауларның үтәлеше хакында сөйләде. Совет урамындагы юлга вак таш җәелгән, "У моста" кафесы тирәсендәге йортлар янында электр энергиясе көчәнеше җайга салынган, урам яктырткычлары таймерлары тәртипкә китерелгән һ.б.
Үзара салым акчаларына авыл җирлегендә байтак эшләр башкарылган. Җыелган 227 мең сум акчага (шуңа өстәп 908 мең сум субсидия, нәтиҗәдә 1 млн. 135 мең сум) Совет урамындагы юлларны ремонтлаганнар, зиратны төзекләндергәннәр, акчаларның бер өлеше урам яктырткычларын ремонтлауга һәм тотуга киткән.
Халыкның хезмәт активлыгы турында сөйләгәндә, докладчы 2016 елда 6 ШЯХ кредиты алынуын, халыкка 336 мең сум субсидия түләнүен, ике кешенең (В.М. Кондеев һәм Т.П. Митрофанов) сыерлар асрау өчен мини-ферма төзиячәген билгеләп үтте. Халык үз хуҗалыгыннан 8,2 млн. сумлык продукция саткан.
Әмма халыкның хезмәт активлыгын арттыру буенча безгә эшне активлаштырырга кирәк, өстәвенә АҖ-дә эшсез халык та бар әле, диде АҖ башлыгы.
АҖ территориясендә бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә үтә. Аларны оештыру һәм үткәрүгә химаячеләр: "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ, ИЭ Л.А. Арбузова, Т.А. Черняева, А.Н. Трондин, Н.П. Панфилова һәм башкалар зур ярдәм күрсәтәләр.
Чыгыш ясаучы 2017 елга бурычларны да билгеләп үтте, быел урам яктырткычларын ремонтлыйсы, халык күрсәткән максатларга үзара салым акчасын үзләштерәсе, төзекләндерү һ.б. белән максатчанрак шөгыльләнәсе бар.
Халык хуҗасыз йөрүче терлекләр, зиратта инвентарьлар җитешмәү, чиркәү территориясен тотып алу һәм чүп үләннәре котырып үскән буш бакчалар (алар тиз кабынып китүчән - янгын чыгу ихтималын арттыралар) турында сораулар бирде. Күтәрелгән мәсьәләләр бар да контрольгә алынды.
Аннан соң чыгыш ясаган Ленино мәктәбе директоры Газиз Юнысов, "Сөт иле" "Яңа Чишмә"ҖЧҖ филиалы директоры Наил Сабиров, участковый Игорь Сорокин, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Илнур Госсаметдинов, керәшен иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Светлана Питеркина докладны тулыландырдылар.
- Авыл җирлегендә уңай үзгәрешләр (мәдәният учреждениеләре актив эшли, мал-туар саны арта, мәктәптә сыйфат күрсәткечләре дә югары) белән беррәттән, кызганычка каршы, җитешсезлекләр дә бар, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Надежда Попкова.
- Тегесен, монысын эшләргә кирәк, дип сораулар күп күтәрелә, ә үзегез үзара салым акчасын киметкәнсез, бу эшләргә каян акча алырга соң? Сезнең үтенечегез буенча балалар бакчасына ремонт ясалды, ул 40 балага исәпләнеп киңәйтелде, бакчага исә 24 бала йөри, гәрчә бакча яшендәге балалар 74 булса да.
Хуҗасыз иректә йөрүче терлекләргә бирка тагарга (кемнеке булуны белү өчен), аннан штрафка тартырга, аерым киртә абзарлар (загоннар) яки электрлы көтүчеләр ясарга мөмкин. Чәчелмәгән бакчаларны чиста тоту кирәк, ә АҖ башкарма комитетына бу хәлне контрольдә тотарга һәм чүп үләннәре басса, җаваплылыкка тарттырырга кирәк.
АҖ Советы һәм башкарма комитетының файдаланмаган резервлары бар һәм алардан файдаланырга кирәк.
Утырыш азагында авыл җирлеге юбилярларын бүләкләделәр. Балалар бакчасы кочегары Николай Майоровка намуслы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Ленино АҖ Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев