Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Максатым – сәламәтлекне сакларга өйрәтү

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатларында үткәрелә торган инвалидлар ункөнлеге алдыннан без сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган балалар төркемен өйрәтүче, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, йөзү буенча тренер – укытучы Ольга Роменская белән очраштык.

- Ольга Леонидовна, инвалидлар хакында заманча җәмгыятьтә тормыш итүгә сәләтле булмаган кешеләр дигән фикерне ничек үзгәртергә?
- Башта ук шуны әйтергә телим, бернигә дә карамыйча, балаларын спорт залларына алып килгән ата-аналар – бу чын мәгънәсендә балаларын яратучы һәм аларның киләчәге өчен кайгыртучы әти-әниләр. Әгәр дә балага кулын яки аягын кире “кайтарып” булмаса, аның үз мөмкинлекләренә ышанычын кайтарып булуын алар яхшы аңлыйлар.
Тренер Ольга Роменскаяда тәрбияләнүче бер баланың әбисе менә ниләр сөйли:
- Ольга Леонидовна менә дигән педагогик тактка ия, физик йөкләнешне һәм ялны дөрес итеп чиратлаштыра. Оныгым өчен мин тыныч, аңа йөзү һәм тренер белән аралашу ошый.
- Хәзер Яңа Чишмә БЯСМ директоры вазыйфасында тренерлык эшенә Сезнең вакытыгыз аз кала, бу эшне калдырырга уйламыйсызмы?
- Юк. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булган балалар белән әлеге юнәлештә ничек эшләгән булсам, шул рәвешле дәвам итәчәкмен. Мин конкрет нәтиҗәләр күрәм, ягъни сәламәтлекләре йомшак булган төркемдә шөгыльләнүче балалар гомуми төркемгә күчерелде.
Мин үзем дә каты травма алганнан соң, чак кына төшенкелеккә бирелмәдем, тик спортта алган чыныгулар, чыдамлылык, авырту булганда җиңүгә омтылу үз эшен эшләде. Мин актив, гаиләмә һәм эшемдә кирәкле кеше. Хәзер Идел буе спорт һәм туризм физик культура академиясендә – “Сәламәтлекләрендә тайпылышлары булган шәхесләр өчен физик культура (адаптив физик культура)” белгечлеге буенча укуымны тәмамлыйм. Физкультурага һәм спортка мәхәббәт бала чактан ук булырга тиеш.
-  Сездә дә шулай булдымы соң?
- Түбән Камадагы мәктәптә (анда спорт белем белән бертигез алып барылды) төрледән-төрле секцияләр эшләде. Мин волейболны сайладым. Һәм аны яраттым. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак физик культура техникумында укыдым. Яңа Чишмәгә күчеп килгәнче, Түбән Камадагы БЯСМ дә тренер булып эшләдем. Монда район үзәгендә бу вакытта “Олимп” спорт комплексы ачылды һәм мин белгечлек буенча эшкә кабул ителдем. Академиянең беренче курсын бетергәч йөзү буенча тренерлык эшенә алындым.
- Сезнең гаилә әгъзалары спорт белән мавыгамы?
- Ирем Павел физкультура белән дус, иртәнге йөгерү кысаларында гына булса да. Ике кызыбызның берсе дә үзләренең язмышларын спорт белән бәйләргә теләмәде, тик сәламәт яшәү рәвешен хуплыйлар, әйтик, хәрәкәт, физик йөкләнеш, дөрес туклану, йокы, саф һавада йөрү һ.б. Гомумән, мин кызларымны спортчы итеп тәрбияләү максаты куймадым. Минем эшем-ниятем балаларны үзләрен һәм әйләнә-тирә мохитне яратырга, үз сәламәтлегеңне сакларга өйрәтү. Ә боларның барысына да физик культура һәм спорт аша ирешергә мөмкин.
Әңгәмәне Лариса 
ФЕДОРОВА алып барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев