Өргәнчәдә мөстәкыйль авыл хуҗалыгы оешмасы буларак, фермер хуҗалыгы үз эшен 2001 елда башлап җибәрә. Шушы еллар эчендә барлык производство биналары яңартыла, терлекләр саны арта. Терлекчелек фермалары, мехмастерскойлар, сенаж траншеялары һ.б. төзү һәм капиталь ремонтлау буенча Татарстанда эшләп килүче республика программалары да фермер хужалыгын үстерүдә ярдәм итә.
- Бүген безнең хуҗалыкта 2000 гектардан артык җир бар, - диде КФХ башлыгы Марат Садыйков безнең белән әңгәмә барышында. - Шуның 1400 га сөрүлек һәм 600 гектары көтүлек җирләре, бу исә безгә терлекләрне барлык төр азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Ә терлекләр хуҗалыкта аз түгел: 300 дән артык мөгезле эре терлек, 60 баш ат, 100 баштан артык сарык бар. Аларны уңышлы кышлатуга җитәрлек күләмдә (запас белән дә) сусыл һәм тупас азыклар әзерләнгән, бөртек фуражы да байтак.
Агымдагы елда хуҗалык барлык көзге кыр эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп төгәлләгән, 350 гектарда көзге культуралар чәчү дә оптималь срокларда башкарылган. КФХ башлыгы намуслы механизаторлар арасыннан Вахит Закировны, Мулланур Шәриповны, Петр Нестеровны, Фәнис Миргазовны, Алексей Ермаковны һәм үзенең алыштыргысыз урынбасарын - бригадир Рамил Гатиятуллинны атады.
Хуҗалыкта барлыгы 20гә якын кеше эшли, урып-җыю һәм чәчү эшләре барышында аларның саны 30 га җитә. Бүгенгесе көндә эшчеләрнең барысы да терлекләрне уңышлы кышлату өчен тырыша һәм күрсәткечләр дә үткән ел дәрәҗәсеннән сизелерлек югары.
- Марат Садыйков хуҗалыгы көн саен 1 тоннага якын югары сортлы сөт сата, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Һәм бу 2015 ел дәрәҗәсеннән 300 килограммга күбрәк.
Терлекчелекне уңышлы алып бару өчен биредә бөтен шартлар тудырылган, узган ел 120 башка исәпләнгән сыерлар абзары төзелгән, терлекчеләр вакытында әйбәт кенә хезмәт хакы алалар. - Барлык хезмәткәрләребез дә намус белән эшлиләр, - ди Марат Садыйков. - Пенсиядә булуына карамастан, Гөлзидә апа Минвафина бозауларны бик әйбәт карый, Фәүзия Миннебаева, Рузалия Рахматуллина, Фирдәүсә Сафина бик оста сыер савучылар. Алар бар да продукцияне күбрәк алырга тырышалар, чөнки хезмәткә түләү нәкъ шуңа бәйле.
- Марат Садыйков үз хуҗалыгын үстерү перспективасын сыерларның токымын яхшыртуда күрә. "Күп сөт бирә торган сыерлар кирәк, сөткә ихтыяҗ артачак. Хәзергесе вакытта сөт бәяләре бераз күтәрелде, тик җәйгә ул тагы төшәчәк. Бәяләрнең тотрыклы булуы кирәк, чөнки без сөттән кергән акча белән ягулык-майлау материаллары, хезмәткә түләү, салым чыгымнарын гына каплый алабыз", - ди.
КФХ башлыгы итнең начар сатылуын да билгеләп үтте, "Шәһәрләрдә ярминкәләрдә дә алып барган продукция сатылып бетми", - диде. Хуҗалыкны үстерү планында ит токымлы атларның баш санын арттыру да бар - ат итенә ихтыяҗ бар. "Атларны 120 башка җиткерәбез", - ди ул.
Авылның сакланып калуына Марат Садыйков шикләнми. "Без яшәгән җирләр бик матур, экологик яктан чиста, яшәү өчен шартлар - уты, суы бар, юллар төзек, - ди фермер. - Авыл халкын эш белән тәэмин итү һәм тотрыклы хезмәт хакы гына түләргә кирәк - шул чагында авыл яшәячәк", - дип төгәлләде ул әңгәмәбезне оптимистик рухта. Бу хак сүзләр.
Нет комментариев