Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренең нәтиҗәле эшенә квартал саен йомгак ясый. Дәвалау учреждениеләре 3 төркем буенча бәяләнә: демографик, икътисадый һәм эшчәнлекнең үз күрсәткечләре. Агымдагы елның 8 аенда Яңа Чишмә РҮХ-нең эше турында баш табиб Рәфис ВАФИН сөйли.
Демографик күрсәткечләр буенча Яңа Чишмә районы 30-33 урынны били. Кызыл зонада халыкның табигый артуы -3,2, Татарстан Республикасы буенча - 0,4. Гомуми үлүчеләр саны 16,0, стандартлаштырылган күрсәткеч 13,9. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 13 % ка кимеде. Күрше районнарда да якынча шундый ук күренеш. Аксубайда -16,3, Әлки - 16,5, Алексеевск - 14,1, Чистай - 15,5, Чирмешәндә - 18,1.
Икътисадый күрсәткечләр буенча РҮХ 11-12 урынны били. Дәүләт гарантияләре программасы планын үтәү буенча без кызыл зонада торабыз: стационар буенча үтәлеш 105,2 %, амбулатор - поликлиника хезмәте буенча 114,2 % тәшкил итә (ашыгыч медицина ярдәменә чакыруларны арттырып үтәү хисабына).
Үз күрсәткечләр буенча безнең учреждение 2-4 урында. Халыкның үлемен киметүгә юнәлдерелгән максатчан күрсәткечләрне башкару буенча без кызыл зонада торабыз. 2017 елда 2 бала үлде һәм икесе дә травма алу очрагы. Калган күрсәткечләр яшел зонада - туберкулез буенча хәвеф төркемендә булучыларны флюорографик карау 100 % башкарылган (ТР буенча - 72), онкологик авырулар белән бер ел эчендә үлүчеләр күрсәткече 25,93 % (ТР буенча - 28,62), койкаларны уртача - еллык биләү - 168 көн (ТР буенча - 157), яман шеш авыруларының азуы 21,2 % (ТР буенча - 28,4). Нигезләнгән шикаять белдерүләр бездә юк. 2018 елга социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан федераль ташламаларга ия булучылар саны 56,9 % (ТР буенча - 66,8), коронарография буенча еллык планның үтәлеше - 107 %, өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру кысаларында каралган халык саны - планда каралганның 98 % ы (ТР буенча - 91).
45 муниципаль берәмлекләр арасындагы рейтингта безнең район 7 урынны били. Үткән елдагы нәтиҗәләр белән чагыштырганда быелгы нәтиҗәләр яхшырак. Без артериаль гипертония белән "Д" исәбендә торучы эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып медицина каравы үткәрдек. Шуннан соң табиб билгеләвен үтәүләрен тикшерү максатында аларда тагын ике тапкыр булдык. 1 июньгә булган торыш буенча 799 кешедән 52 авыруга кабат дару препаратлары сайлап алынды, республика учреждениеләрендә 28 кеше тикшерү һәм дәвалану узды. Шулардан 3 пациентның кан басымы стабильләшмәде, сәбәбе - даруларны үз вакытында кулланмау һәм дөрес тормыш рәвеше алып бармау.
Августта, гомум практика табибы тарафыннан өйләрендә электрокардиограмма ясалып, кандагы шикәр, кан басымы үлчәнеп, Акбүре авылы халкына өйборынча медицина каравы үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 26 кеше (акбүрелеләр) "Д" исәбенә алынды. Хәзергесе вакытта пациентлар РҮХ дә һәм башка клиникаларда тикшерү үтәләр.
Акбүре авылы очраклы рәвештә генә сайланмады: статистик мәгълүматлар буенча әлеге торак пунктта ел саен тотрыклы төстә үлүчеләр санының югары булуы күзәтелә ( теркәлә).
Район буенча эшкә сәләтле яшьтәге 27 кеше вафат булды. Алтысында шактый зур күләмдә исерткеч эчемлек булуы ачыкланды. Алкоголь кулланучы кешеләр белән эшне көчәйтергә кирәк. Әлеге юнәлештә кайбер авыл җирлекләре башлыклары белән бердәм эш алып барыла башлады инде.
Тагы бер проблема бар әле - бу халыкның профилактика һәм дәвалану белән шөгыльләнергә теләмәве. Медицина хезмәткәрләре кеше үз сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнергә теләгәндә генә ярдәм итә ала.
Язманы Лариса ФЕДОРОВА әзерләде
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев