Мехотряд һәр көнне 100 гектар җир эшкәртә
Безнең районда 6 сентябрьгә 16 мең гектарда туңга җир сөрү эшләре башкарылган, бу барлык сөрүлек мәйданның 30%ын тәшкил итә.Эшмәкәр Виктор Попковның биш К-701 тракторыннан торган мехотряды туңга җир сөрүдә саллы өлеш кертә.
Без әңгәмә алып барган көнне (4 сентябрьдә) әлеге тракторлар ягулык-майлау материаллары булмау аркасында басып тора иде, аларга ягулыкны эшләргә заказ бирүче, ягъни “Кулон“ а/ф китерергә тиеш.
Профилактика, вак-төяк ремонт, чистарту, майлау кебек эшләрне башкарабыз, - диде Виктор Попков.
- Солярканы бүген кич китерәчәкләр (чыннан да, 5 сентябрьдә мехотряд инде кырда иде).
Көзге кыр эшләре башланганнан бирле мехотряд “Агро-Основа“ ҖЧҖдә БДМ дисклы тырмалар белән 2 мең гектардан артык җир эшкәрткән һәм шул ук агрофирмада һәм “Кулон“ а/ф-да 2 мең гектарга якын туңга җир сөргән.
Тракторларда эшләү өчен быел намуслы механизаторлар сайлап алганнар. Виктор һәм аның әтисе Анатолий белән бергә монда Александр Банцырев, Вячеслав Писцов һәм Владимир Шерстобитовлар эшли. Алар бар да тәҗрибәле механизаторлар, техниканы яхшы беләләр һәм аны бик шәп хәлдә тоталар.
Шушы көннәрдә Попковлар тагын бер К-701 тракторы сатып алганнар һәм тиздән ул да мехотрядка кушылачак, отряд көн саен 100 гектардан артык җир эшкәртә.
- Безнең механизаторларның хезмәт хакы яхшы, аена 40-45 әр мең сум чыга, - ди Виктор.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев