Музей һәм балалар
4 июльдә Яңа Чишмәдәге Крайны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Галактика балалары” лагерында күңел ачу - танып белү чарасы үткәргәннәр.
- “Яшәгән ди, булган ди...” – бу сүзләр һәр кешегә таныш, шуңа күрә безнең һәркайсыбыз балачакта әкият дөньясында булган. Бүген без дә балалар белән бергә шушы дөньяда булдык, - дип яза безгә музей директоры Татьяна Холина. – Баксаң, бу балалар дөньядагы барлык әкиятләрне дә беләләр икән, әкиятләр буенча викторина үткәрү барышында барлык сорауларга ансат кына җаваплар бирделәр. Балалар спорты һәрчак җитди була алмый, шуңа күрә без балалар өчен “Мистер Твистер” исеме астында шаян физкультура дәресе үткәрергә булдык. Бу уен балалар арасында тагы да тыгыз бәйләнеш тудыра. Балалар конкурсларда һәм биремнәрдә үзләрен актив күрсәттеләр, мавыктыргыч чараларда бик теләп катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев