Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Намуслы хезмәткәрләрнең хезмәт хакы да яхшы

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары көн саен 80 тонна тирәсе сөт сата. Июнь азагыннан башлап Татарстанда беренче тапкыр тәүлегенә сөт җитештерү 4000 тоннадан артып китүдә безнең терлекчеләр керткән саллы өлеш тә бар.

“Агро-Основа” ҖЧҖ сөт җитештерү буенча эре җәмгыять булып тора, анда көн саен 37 тоннага якын продукция сатыла, аннары “Закрома” ҖЧҖ -9 тонна, “Козлова М.И.” КФХ – 8,7 тонна, “Архангельское” КФХ – 5 тонна, “Игенче” ҖЧҖ һәм “Скоков Н.А.” КФХ – 3,5 – 4 шәр тонна сөт.
... Без “Агро-Основа” ҖЧҖ нең Акъяр бүлекчәсендә булдык, анда көн саен 9 тонна сөт җитештерелә, 8,5 тоннадан артыгы сатуга китә. Бүлекчә идарәчесе Фәргат Булатов сөйләвенчә, бүлекчәдә 1540 баш мөгезле – эре терлек, шулардан 714 башы – савым сыерлары. Терлекчелектә 45 кеше эшли (савымчылар, бозау караучылар, терлек караучылар һ.б.) һәм, нигездә, аларның барысы да намуслы хезмәт куя. – Бездә сыерлар абзарда асрала, - ди идарәче. – Ашату баланслаштырылган,”Делаваль” системасы аша сыерларга азык өстәмәләре, фураж белән тулы кыйммәтле вакланган азык бирелә һәм шуңа бирем дә яхшы.
1 баш сыердан савып алынган сөт 13-15 кг-нан артык, рекорд куючылар да бар – тәүлегенә 20 шәр кг һәм аннан да күбрәк.
Хуҗалыкта хезмәткә түләү системасы җайга салынган – ай саен 2 тапкыр яхшы хезмәт хакы түлиләр.
- Июньгә аванс алдык, шушы көннәрдә хезмәт хакы да булачак, - дип сөйли Фәргат Булатов. – Ул продукциягә бәйле – 35-45 әр мең сум алучы терлекчеләр дә бар, тик 20 меңнән дә ким беркем дә алмый.
Бүлекчәдә Каргалы, Сарсаздан килеп эшләүче терлекчеләр дә шактый (алар өчен вахта автобусы бар), Үзбәкстаннан килгәне дә бар, ә менә үзләренең терлекчеләре нибары 15 кә якын кеше генә. Алар арасында Гөлчәчәк Шәйхетдинова лидер булып тора, аның ире Икрам да терлекчелектә эшли.
Идарәче иң уңган бозау караучыларның да исемнәрен атады. Алар арасында Рузилә Гыймранова (аның ире Рамил алдынгы механизатор, “Магдон” комбайнында азык әзерләүдә эшли) һәм Фәнзилә Исрафилова. Безнең белән сөйләшкәндә кызлар бик теләп эшләүләрен әйттеләр, шартлар тудырылган, түләү яхшы, диде алар.
- Безнең хезмәт хакы артым алудан тора, тиешенчә карасаң, яшь терлек яхшы үсә, - ди Рузилә. – Мин, мәсәлән, 30-35 мең сум алам һәм бик канәгатьмен. Әле мәктәп укучысы булганда да фермага әнигә булышырга йөрдем (ул да бозау караучы булып эшләде, хәзер пенсиядә). “Бозауларны мин яратам, ә сыерлардан бераз куркам, шуңа күрә сыер савучы булып китмәдем”, - дип көлә Рузилә.
Бүлекчәдә азык әзерләү эше дә тулы куәттә бара. Атна азагына кадәр 3500 тонна сыйдырышлы сенаж чокыры тулачак.
Сенаж салуда 5 комбайн, 16 берәмлек техника мәшгуль, алар яшел масса ташый, ә 2 куәтле К-701 – тыгызлауда. Шулай булгач, кышкы чорда сусыл азык җитәрлек булачак.
Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев