Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Быел «Алексеевскдорстрой» Яңа Чишмә районында үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә. Безнең районда юлчыларның беренче бишьеллыгы нәтиҗәле һәм уңышлы узды.

Бу район халкының сыйфатсыз ремонтланган юлларга карата килгән шикаятьләре аз булуда чагыла.   Ә бу юл төзүчеләрнең эшен билгели торган төп критерий.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без участок начальнигы Динар Әхмәтшиннан: - Районда бу еллар эчендә ничә километр юл яхшырды, яңачишмәлеләрнең бу юллардан рәхәтләнеп йөрүләре нәрсәгә бәйле, ниһаять, районның барлык юллары норматив хәлгә китерелде, дип кайчан әйтә алырбыз? – дип сорадык.
- Районда бишьеллык эчендә төзекләндерелгән юллар 90 чакрымга артты. Бу төзелеш сезонында гына да безнең оешма тарафыннан юлларны ремонтлауга һәм төзүгә 277 миллион сум акча үзләштерелде.
Территориаль республика юлларын ремонтлау программасы буенча  Ширәмәт-Кармалы (2,700 км); Акъяр-Чирмешән - Шентала – Чаллы Башы (0,873 км); Яңа Чишмә – Андреевка-Новотроицк (3,2 км) юллары норматив хәлгә китерелде.
Юл-урам челтәрен ремонтлау программасы буенча (вак таш-комлы катнашма түшәү) Петропавел, Волчья Бистәләрендә, Чертуш, Тубылгы Тау, Акбүре һәм Красный Октябрьдә гомуми озынлыгы 3,009 км-да эшләр башкарылган.
Яңа Чишмә һәм Архангел Бистәсе урамнары асфальт-бетон түшәмәле булган урам-юл челтәренә ремонт ясалырга тиеш иде (1,641 км).
Муниципаль программа буенча Яңа Чишмәдә тротуарлар салынды, Зирекле авылында мәктәп автобусы өчен борылу мәйданчыгы асфальтланды, мәчеткә бару юлына вак таш  салынды, Акъяр урамына асфальт түшәлде.
Салынган юлларның озак сроклы булуына килгәндә, китерелә торган материалларның сыйфатын, чыгарыла торган асфальт-бетонның сыйфаты кебек үк, безнең лаборатория билгели, һәм ул безне уңайсыз хәлдә калдырмый дип әйтә алам. Асфальт җәючеләр коры һава шартларында гына эшлиләр. Безнең оешма тарафыннан асфальтланган юл ачыктан-ачык кимчелекләрсез биш ел дәвамында хезмәт итә ала. Әмма юлларда хәрәкәт арту сәбәпле, автомобиль көпчәкләреннән асфальт-бетон катламы төрле деформацияләргә дучар була. Юл катламына температура үзгәрешләре тискәре йогынты ясый (ә без һава үзгәрешләренең еш булуын күрәбез: әле туңдыра, әле эретә, әле яңгыр – әле эсселек). Кеше факторы да гомуми файдаланудагы юлларның тузуына тискәре йогынты ясамый калмый (үзеңнеке булмагач кызганыч түгел). Нинди дә булса эш башкарганда транспорт белән авыр әйберләр өстерәп барганда юл полотносын бозу очраклары күп тапкыр күзәтелде.
Шулай итеп, районның барлык юллары кайчан норматив хәлгә китереләчәк, дигән төп мәсьәләгә якын киләбез. Җавап бирәм: ике елдан соң. Әмма гамәлдәге юлларга сакчыл караш шарты белән. Без эш күләмен арттырырга әзер. Завод ватылуларсыз эшли, транспорт белән проблема юк, барлык техника (24 берәмлек) төзек. Штат комплектланган. Бүгенге көндә оешма штатында 129 профессиональ белгеч һәм эшче исәпләнә.  Бәйрәм көнендә тантаналы җыелыш булачак, анда иң яхшы юлчыларны хөрмәтләячәкбез. Алар арасында механик Сергей Мельников, асфальт - бетончы Артем Логинов һәм шофер Сергей Банцыревны (рәсемдә) билгеләп үтәсе килә. Эштәге уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен алар район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев