Көн темасы
Пенсионерлар бишәр мең сум алачак
2017 елның гыйнвар аенда пенсионерлар 5000 сум күләмендә бер тапкыр компенсация алачаклар (түләү көне пенсия алган көнгә туры да килмәскә мөмкин).
Бер тапкыр бирелә торган түләүне Россия Федерациясе территориясендә даими яшәгән һәм 2016 елның 31 декабренә Россия пенсия фонды линиясе буенча пенсия алучы пенсионерлар алачак. Ягъни, стажлы пенсионерлар гына түгел, агымдагы елның 31 декабренә чаклы пенсиягә чыккан пенсионерлар, эшләүчеләре дә, эшләмәүчеләре дә, алачак.
Түләү гариза язмыйча да башкарыла, моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза бирү кирәкми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев