Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Петропавеллылар үз авыл җирлекләре башлыгына рәхмәтле

Авыл халкы быел 500 шәр сум үзара салым акчасы җыйган, барлыгы 207000 сум җыелган, апрельгә чаклы җыелган 185000 сумга республикадан 742000 сум күчерелгән. Калган 21500 сумга субсидия киләсе елда киләчәк

. Чөнки бу акча соңга калып җыелган. Үзара салым программасында барлыгы 414 сайлаучы (612 дән) катнашкан, күп кеше, авыл җирлегендә теркәлгән булса да, анда яшәми.
2018 елга планлаштырылган чараларның берсе булып юлларны кардан чистарту тора- моңа 120 мең сум бүленгән. Кыш җитү белән Петропавел Бистәсендә юлларны ШЭ Попков В.А. чистартачак, ә Андреевка авылында – “Савельев В.А.” КФХ. Эшне башкаручыларга акча 2018 елның 31 декабренә чаклы күчереләчәк.


Андреевка авылында су куу җайланмасы тирәсен коймалауга – санитар – сак зонасын төзекләндерүгә 67500 сум бүлеп бирелгән. Койма ясалган, подрядчы ШЭ Сипатрова М.И. га акча күчерелгән. Аннан “Техно-центр” ҖЧҖ гә авыл җирлеге кирәк-ярагына тотуга трактор өчен 60 мең сумга чапкыч сатып алынган. 
Ике авылда да (Бистәдә һәм Андреевкада) юл билгеләре урнаштыру һәм юл тамгалары ясау планлаштырылган булган. Эш башкарылган, “Чистополь транс сигнал” ҖЧҖ гә эш өчен 60 мең сум күчерелгән. 
Иң зур сумма – 620 мең сум су белән тәэмин итү челтәрләре һәм объектларына агымдагы ремонтка һәм хезмәт күрсәтүгә бүлеп куелган, монда килешү буенча хезмәт хакы түләү, суүткәргеч челтәрләргә материаллар, насос сатып алу, су белән тәэмин итү челтәрләре объектларына документлар рәсмиләштерү эшләренә түләү керә.
Әлеге эшләр арасында – Краснореченск урамында 500 метр суүткәргеч торба сатып алу һәм салуга – 462143,25 сум (подрядчы “Зилант” ҖЧҖ). – 450440,54 сум күләмендәге акча подрядчыга аның тарафыннан башкарылган эшләргә Гостехнадзор белән килешенгән акт биргәннән соң гына күчерелә, безнең яктан барлык документлар да әзер, - дип хәбәр итте телефон буенча АҖ башкарма комитет бухгалтеры Татьяна Мякишева. – Гостехнадзор белән килешкәннән соң, бәлки, бу сумма кимер дә, чөнки сметадан бераз тайпылулар булды. Экономияләнгән акчалар киләсе елга күчәчәк (калачак), мисал өчен, алып өлгермәгән насос (погружной) сатып алуга.
Моннан тыш, 620 мең сумга түбәндәгеләр дә керә, бу: суүткәргеч салу буенча смета төзү (11702,11 сум), суэтем башнясына хезмәт күрсәтүче (2018 елның маеннан декабрьгә чаклы) Бистә кешесенә түләү (67856,75 сум). 2019 елның 1 гыйнварыннан ул хезмәт хакын “Яңа Чишмә ТКХ” МПП да алачак. Санитар-сак зонасын төзекләндерү буенча документлар рәсмиләштерүгә эш башкаручы “НПО Геоцентр РТ” ГУП га күчерелгән, калган 10 мең сумны барлык эшләрне төгәлләгәч күчерәчәкләр:
Быел референдумга тавыш бирүгә 2019 елда башкарылачак түбәндәге эшләр кертеләчәк:
- Петропавел Бистәсендәге һәм Андреевка авылындагы юлларны һәм урамнарны тоту һәм норматив хәлгә китерү, шул исәптә юлларны кардан чистарту;
- Петропавел Бистәсендә һәм Андреевка авылында суүткәргечләрне ремонтлау һәм тиешенчә тоту, суэтем скважиналарының санитар зонасын тотып алу, су белән тәэмин итү системаларына хезмәт күрсәтү буенча эшләргә түләү;
- Петропавел Бистәсендә һәм Андреевка авылында су белән тәэмин итү челтәрләренә, суэтем башняларына, скважиналарга экспертиза, лицензияләү, реконструкция проектларына паспортлар бирү буенча хезмәтләргә һәм эшләргә түләү.
Җыем күләме, үткән елдагыча – 500 сум.
Пашутина Любовь: - Алып барыла торган эш бик мөһим дип уйлыйм, чөнки яңа су трассасы үткәрелде, төзекләндерү дәвам итә. Эш бара һәм Дмитрий Сергеевичка (АҖ башлыгына) яхшы сүзләр генә әйтергә кирәктер, ул авыл җирлеге өчен әһәмиятле эшләр белән шөгыльләнә. Җыем күләменә килсәк, кем ничек яши инде. Мин, мисал өчен, 500 сум бүлеп бирә алам. Авылда яхшы эш башкарылсын дисәң, елына бер тапкыр 500 сум әлләни күп түгел. Авылда тагын нәрсәләр ясап була соң? Белмим, минем өемдә су, газ кергән, йорт янында асфальт, мин барысыннан да канәгать.
Минаева Любовь: -Краснореченскида торба тишелүләр булды, чөнки система иске иде, ә хәзер – су үткәрделәр, бик яхшы. Лысая Горада (анда суэтем башня тора) шулай ук торбаларны алыштырдылар. Елдан-ел акрынлап кына торбаларны алыштыралар. Зиратта да эшлиләр, агачларны чистарттыралар. Программадан мин канәгать. Дөрес, без пенсионерлар өчен 500 сум күбрәк, минем пенсиям күп түгел, 300 сум ясап та буладыр.
Авылда яшәүче буларак, минем күрсәтмәләрем: кибет янында чокырлы урын бар, анда су җыела. Аны тигезләр өчен йомры ташлар салдылар, тик алар бик зур, анда ком да кирәк. Кышын чиркәү алдын, кибет тирәсен чистартмаулары начар. Кар яуса, Үзәк урамны гына чистарталар, ә без тыкрыкларда нишләргә тиеш. Безнең Яр буе урамына да су үткәрерләр дип өметләнәбез, бездә үзәк трасса юк бит. Вәгъдә иттеләр. АҖ башлыгы Дмитрий Сергеевич хакында яхшы фикердә, ул алтын кеше.  Клубта  ветеран укытучыларга бүләкләр, концерт, чәй табыны оештырды. Мондый хәлнең беркайчан булганы юк иде, беренче тапкыр! Без бик канәгать булдык. Хәтта шәһәрләрдән укытучылар кайтты. Бездә әле төзекләндерелгән чишмә бар, анда килгәч, ял итәсе килә, Качману (Крещение) бәйрәмендә анда суга барабыз. Дөрес, күптән түгел анда казыдылар, торбаны тиштеләр, әмма, җайларлар әле дип уйлыйм.

Ольга Иванова
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев