Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район үзәгендә үзара салым акчалары яртылаш җыелган

28 февральгә Яңа Чишмә авыл җирлегендә үзара салым акчалары 352 мең сум күләмендә җыелган, бу планлаштырылган 830 мең сумның 42%ын тәшкил итә.

2022 ел ахырында үткәрелгән җыеннарда җыелган акчаларны ике мөһим эшкә сарыф итү турында карар кабул ителде. Бу район үзәгенең 11 урамында контейнер мәйданчыкларын төзү һәм реконструкцияләү, Төзүчеләр урамында тротуар төзү.

- Кызганычка каршы, әлегә 352 мең сум гына җыелган, - дип билгеләп үтте АҖнең башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Маланчева. -  Республика җыелган акчаларның һәр сумына 4әр сум субсидия бирсен өчен, акчаларны 25 мартка кадәр тапшырырга кирәк. Акча түләмәүчеләрнең күбесе КМС заводында, «Стрела-М» ҖЧҖдә, янгын сүндерү частендә, РҮХдә, Таттелекомда, «Вәлиев Ф.Р.», «Анисимов О. А.», «Артемьева Л. Р.» КФХларында, кибет хезмәткәрләре арасында күзәтелә.

 Үзара салым күләме нибары 300 сум гына бит, без учреждение һәм оешма җитәкчеләреннән акча җыю эшен активлаштыруны сорыйбыз.

1 мартка район буенча үзара салым акчаларын тапшыру - 63% тәшкил итә, Акбүре АҖдә - 96%, Акъяр һәм Архангел АҖләрдә - 80%тан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев