Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рауза Гатауллина: “Замана үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә”

1978 елның 27 июнендә Шахмай урта мәктәбенең завуч – оештыручысы Гатауллина Рауза Идрис кызы “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә. Дәүләт бүләгенә ул укытуда һәм үсеп килүче буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә уңышлары өчен тәкъдим ителә.


Бу көннәрдә без Рауза Идрис кызы белән очраштык һәм шушы “үсеп килүче буынны коммунистик рухта тәрбияләү” дигән юллар үзендә ни саклавы хакында сөйләвен үтендек.
- Педагогик белем алгач һәм 1958 елда башлангыч сыйныфлар укытучысы сыйфатында беренче тапкыр Шахмай мәктәбе бусагасын атлап кергәч тә мин “Бу нәкъ менә хыялымны (балалар янәшәсендә булу, аларны акылга өйрәтү, тәрбияләү) тормышка ашыра торган мөмкинлек”, дип уйладым.
Булган бар вакытымны мәктәпкә багышларга мөмкинлек биргән гаиләм: ирем һәм аның әти-әнисе аркасында мин балаларны укырга һәм санарга өйрәтеп кенә калмадым, ә дәресләрдән соң алар белән тәрбия эшләрен сүз белән түгел, аларны төрле чараларга җәлеп итеп, эш белән үткәрдем. Хезмәт һәм патриотик рухта тәрбияләү беренче сыйныфтан башланды. Октябрятларны макулатура җыярга, үзешчән сәнгатьтә катнашырга, коллективизмга җәлеп иттек. Әйтергә кирәк, ул елларда мин мәктәптә яшәдем, янәшәмдә минем өч балам да укыды, тәрбияләнде (мөгаен, юкка гына аларның икесе хәзер педагог булып эшләмидер (Л.Ф.). 1970 елда мине шушы мәктәпнең завучы – оештыручысы итеп билгеләделәр. Хәзер идеяләремне тормышка ашыру өчен минем мөмкинлекләрем 10 тапкырга күбрәк булды. Шунысы сөендерә, һәр башлангычларда мәктәп коллективы мине хуплады.
- Октябрятлар, пионерлар, комсомоллар-отрядлар шулардан оештырыла, һәркайсының үз девизы, отряд шушы девиз астында яши һәм үз планнарын төзи, - дип дәвам итә хәтер-хатирәләрен Рауза апа. – Фронтовиклар, картлар, ялгыз яшәүче кешеләргә шефлык хәрәкәте, шулай ук үзешчән сәнгать тә көчле үсеш алган иде. Без кырларда, фермаларда һәм ындыр табакларында чыгыш ясадык. Җәйге каникулларда өлкән сыйныф укучылары зурлар белән бергә дәртләнеп эшләделәр. Үзебез, интернеттан башка, барлык бәйрәм һәм тантана чараларының сценарийларын төзедек, үзебез анда катнаштык һәм күңел ачтык. 9 майда Җиңү көнендә район укучылары отрядлары катнашында тантаналы парадлар үткәрелде (үзләре пилоткалар текте яки каскалар ясады, җырлар сайлады, марш атладылар) – бу шулкадәр патриотларча иде. Ә көзге баллар, Яңа ел чыршы бәйрәмнәре нинди күңелле иде, анда Кыш бабай янында балалар үзләре төп геройлар булды. Костюмнарны үзләре әзерләделәр, шуңа да бу чаралар тагы да күңеллерәк һәм бәйрәмчәрәк үтте.
1964 елда Рауза Гатауллинаның исеме Мактау китабына кертелә, аннан аның эшен РМБ һәм Мәгариф министрлыгыннан күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтәләр. Алда булу һәм үз артыңнан 500 гә якын баланы ияртеп бару мәктәп педагогы – оештыручысы өчен гадәти эш була, ә менә үз хезмәттәшләрең арасында беренче сафларда булу – бусы инде гадәткә әйләнгән нәрсә түгел. Әмма 1978 елда Чистай РОНО сы мөдире Спиридонов мәктәптә Р.И. Гатауллинаның орденга тәкъдим ителүе хакында игълан итә.
- Бу бик дулкынландырды,  бигрәк тә хезмәттәшләр каршында, чөнки бу бит коллектив белән башкарылган эш, үзең генә мондый эшне башкара да алмыйсың. Тик коллектив бу яңалыкны дусларча кабул итте, барысы да минем өчен ихластан сөенде. Хуплаулары өчен хезмәттәшләремә бик тә рәхмәтле мин.
 Рауза Идрис кызының педагогик хезмәт стажы – 40 ел. Ул туган мәктәбендә еш була, укытучылар һәм укучылар белән очраша, мәктәп тормышы белән кызыксына. Шуңа да без аңа түбәндәге сорауны бирми кала алмадык:
- 70-80 еллар пионерлары бүгенге укучылардан кай яклары белән аерыла иде?
- Мөстәкыйльлекләре белән, пионерлар инициативалырак та иде. Әмма, бәхеткә, хәзерге заман балалары өчен пионер тибында балалар оешмалары барлыкка килә башлады, мәсәлән, волонтерлар хәрәкәте – безнең вакытта тимурчылар дип атала иде. Мондый оешмалар теләсә кайсы очракта да балаларга нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтә дип уйлыйм мин. Ә бу алар өчен бик мөһим. Замана үзгәрә, кешеләр дә үзгәрә, шуңа да замана яшьләрен тәрбияләүдә яңа төзәтмәләр кертелә.

Лариса Федорова. 
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев