Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рауза Хөснетдинова: «Алдынгы булуның сере – хезмәттә»

Әлеге көләч йөзле, киң күңелле, тыйнак әби Зирекле авылында яши, ул “Кичуй” колхозының элеккеге алдынгы сыер савучысы Рауза Шамил кызы Хөснетдинова.1973 елда намуслы хезмәте һәм производствода югары казанышлары өчен ул "Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнә.

Рауза апа 1941 елда күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Авыл хезмәте аңа балачактан таныш: ата-аналары хуҗалыгында сыер да, сарыклар да, казлар да, башка мал-туар да булган. Шуңа күрә 8 сыйныфны тәмамлагач, ул беркая да китми, туган авыл хуҗалыгында эшли башлый. Башта бөртек складында (кышын), җәен - ындыр табагында. Кызның хезмәт сөючәнлеген һәм җаваплылыгын күреп алалар һәм аңа сыер савучы булып күчәргә тәкъдим итәләр. Сыерларны кул белән сауганда – 15 сыер, аппарат белән сауганда 25-28 сыер булган. Хезмәте, җиңелләрдән булмаса да, Рауза Шамил кызы зарланмыйча, елмаеп искә ала. Сыерларга ничек итеп су ташуы турында сөйләде: көянтәләп ике чиләк, кулында ике чиләк - бу инде вакытны экономияләү дигән сүз. Сыер саву, эчертү, ашату, чистарту – барысын да сыер савучылар үзләре башкарган. Терлекләр белән эшләү аңа ошый: – Сыерлар - наз һәм йомшак мөгамәлә яратучы тере җан ияләре бит, - ди ул. Мөгаен, хайваннар да Рауза апаның игелекле холкын тойгандыр, шуңа сөтне дә күп биргәннәр. Ул утыз ел бер фермада эшли, савымчыларның колхоз һәм район ярышларында күп тапкырлар югары урыннарны яулый. Хезмәт ветераны Рауза Шамил кызы «1974 елда социалистик ярышта җиңүче», «Коммунистик хезмәт ударнигы» исемнәре, «В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале бар, авыл Советы депутаты да булган, Чистайда узган депутатлар конференцияләрендә берничә тапкыр катнашкан һәм югары трибунадан үз хезмәте турында отчет белән чыгыш ясаган. Ел саен уңышлы хезмәте өчен премияләр һәм бүләкләр белән бүләкләнгән. Ул бүгенге көнгә кадәр ферманы һәм андагы сыерларны төшендә күреп уяна. 
Хәзер Рауза Шамил кызы щитлардан төзелгән иркен йортта яши. Бу йортны аларга колхоз биргән. Ире Вәгыйз колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Алар яхшы яшәгәннәр, Рауза апа Вәгыйз абый кебек кеше очравына бик шат. Йорттагы күп эшләр аның куллары белән эшләнгән, мәсәлән, каба. Рауза апа йон эрләргә бик ярата икән, бу эш белән бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнә, аннары оекбашлар бәйли. Иренең вафат булуына быел нәкъ 5 ел тула. Аларның өч кызы кечкенәдән фермада әниләренә булышкан, өлкәне Разыя һәрвакыт әнисе белән эшкә барырга теләгән. Үсә төшкәч, кызы Ромашкинода сыер савучы булып эшләгән, ә хәзер ире белән шунда ук 25 сыер алып, гаилә фермасы төзегәннәр. Икенче кызы Рәмзия Тубылгы Тауда укытучы булып эшли, өченче кызы Асия Зирекледә яши, Ямашта нефтьчеләрдә эшли. Рауза Шамил кызының җиде оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Күптән түгел ул туйда булып кайткан – чираттагы оныгын өйләндергәннәр. Кызлары атна саен кайталар, хуҗалыктагы эшләрдә булышалар:  чөнки Рауза апаның буыннары авырту сәбәпле, аңа йөрүе кыенрак. Балалар йортта яхшы ремонт ясаганнар. Рауза апа ашарга үзе әзерли, балаларны каршы алганда, һичшиксез, тәмле ризыклар пешерә. Ул үз эшен һәрвакыт яратуын, хәзер инде еллар узу белән әлеге һөнәрне сайлавына бер дә үкенмәвен белдерде. Ә алдынгы булуның сере - хезмәттә, - дип елмая Рауза Шамил кызы.
Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев