Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район буенча автобус маршрутлары ачылды

Безнең районда тагын бер мөһим проблема хәл ителде – район үзәгеннән барлык торак пунктларга кадәр автобус маршрутлары ачылды. Маршрутларда 7 юнәлеш буенча 4 автобус эшли.


Түбәндә без Яңа Чишмә автовокзалыннан кузгалучы автобусларның тулы расписаниесен бастырып чыгарабыз.
1. Яңа Чишмә – Зирекле (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга).
Автобус Архангел Бистәсе һәм Әдәмсә авылы  аша  уза. Автовокзалдан иртәнге сәгать 5.45 тә һәм кич  белән 17.00 сәгатьтә кузгала. Зиреклегә килеп җитү вакыты 6.45 тә (иртән) һәм кич белән 18.00 дә.
2. Яңа Чишмә – Екатериновка авылы (сишәмбе, пәнҗешәмбе).
Автобус Петропавел Бистәсе һәм Андреевка авылы аша  барачак. Автовокзалдан иртән 5.45 тә һәм кич белән 17.00 дә китә. Екатериновкага килеп җитү вакыты: иртән 6.45 тә һәм кичен 18.00 сәгатьләрдә.
3. Яңа Чишмә – Чуаш Чабаксары (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга).
Автобус Яңа Иванаево, Екатерина Бистәсе һәм Рус Чабаксары авылы аша бара. Автовокзалдан кузгалу  вакыты: иртән 5.45 тә һәм кичен 17.30 да. Чуаш Чабаксарына иртән 6.45 тә һәм кичен 18.30 да  килеп җитә.
4. Яңа Чишмә – Черемухово Бистәсе (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга).
Автовокзалдан иртән 6.00 да һәм кичен 17.30  да кузгала. Черемухово Бистәсенә иртән 6.30 да һәм кичен 18.00 да килеп җитә.
5. Яңа Чишмә – Сөлчәбаш поселогы  (дүшәмбе, чәршәмбе, җомга).
Автобус Красный  Октябрь, Волчья Бистәсе һәм Акбүре авыллары  аша бара. Автовокзалдан кузгалу вакыты: иртән 5.45 тә һәм кичен 17.30 да. Сөлчәбашка  килеп җитү вакыты: иртән 6.45 тә һәм кичен 18.30 да.
6. Яңа Чишмә – Акъяр (сишәмбе, пәнҗешәмбе).
Автобус Шахмай һәм Чаллы Башы авыллары аша бара. Яңа Чишмә автовокзалыннан  иртән сәгать 6.00 да һәм кичен сәгать 17.00 да китә. Акъярга  килеп җитү вакыты: иртән 6.45 тә һәм кичен 17.45 тә.
7. Яңа Чишмә – Горшково (сишәмбе, пәнҗешәмбе).
Автобус Архангел Бистәсе, Ленино һәм Тубылгы  Тау авыллары аша үтә. Автовокзалдан кузгалу вакыты: иртән 5.45 тә һәм кичен 17.30 да. Горшковога килеп җитү вакыты: иртән 6.45 тә һәм кичен 18.30 да.
Акъяр, Шахмай, Чаллы Башы, Волчья Бистәсе, Акбүре, Екатериновка, Әдәмсә авылларына чаклы билет бәясе – 40 сум, Яңа Иванаево, Екатерина, Черемухово, Архангел Бистәләре, Андреевка авылларына чаклы – 30 сум, Рус  һәм  Чуаш Чабаксары, Сөлчәбаш һәм Ленино авылларына чаклы – 50 сум, Горшково, Тубылгы Тау, Зирекле авылларына чаклы – 60 сум, Красный Октябрь  поселогы һәм Петропавел Бистәсенә чаклы – 20 сум.
Автобуслар хәрәкәтенең тулы расписаниесе автовокзалда һәм барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларында урнаштырылган.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X