Көн темасы
Район халкы өчен бәйрәм
Республика көнендә, 30 августта, район буенча бәйрәм чаралары булып узачак.
Район үзәгендә чаралар, нигездә, яңа мәдәният һәм ял паркында үтәчәк. Программада: мини-футбол буенча ярышлар (башлана 15.00 сәгатьтә), бәйрәмнең тантаналы рәсми өлеше (башлана кичке сәгать 6 да), гаилә парларын - юбилярларны хөрмәтләү, РФ-ның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру, бәйрәм концерты һәм тематик дискотека (башлана 22.00 дә). РҮХ хезмәткәрләре бу кичне йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш буенча акция үткәрәчәкләр.
Туңдырмалар, татлы мамык, соклар, камыр ризыклары, шашлык һ.б. сату буенча җәйге кафе эшләячәк.
Район халкын һәм кунакларны бәйрәмгә чакырабыз. Республика көне уңаеннан чаралар районның барлык торак пунктларында да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев