Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда эпидемик торыш тотрыклы

ТР буенча Роспотребнадзор ТОУ эшенең төп нәтиҗәсе: 2016 елда районда эпидемик торыш тотрыклы калды, төркемләп һәм таралучан авыру очраклары ачыкланмады.

Йогышлы һәм паразитлар таратучы авыруларның 440 очрагы теркәлде (100 мең кешегә күрсәткеч 3252,9 очрак тәшкил итте, республика буенча - 19338,2). 2015 ел белән чагыштырганда тулаем йогышлы авырулар белән авыраучылар 42%ка түбән (2015 елда 841 очрак теркәлде, ягъни 100 мең кешегә 6217,6).
Йогышлы һәм паразитлар тарата торган авырулар белән авыраучылар (ОРВИ-ны исәпкә алмыйча) 335 очрак тәшкил итте:100 мең кешегә 2376,7 (2015 елда 295 очрак тәшкил итте:100 мең кешегә 2180,9).
Профилактик һәм эпидемиягә каршы чараларны үзвакытында оештыру кискен эчәк инфекцияләре авыруларын - 2 тапкырга, ОРВИ 5,2 тапкырга киметергә мөмкинлек бирде, сальмонеллез, вируслы А гепатиты һәм трихофития авырулары 1 очракка кимеде, вируслы С гепатитын йөртүчеләр - 10 очракка, скарлатина - 4, туберкулез - 8, сифилис 4 очракка кимеде.
Кискен В гепатиты, дифтерия, столбняк, полиомиелит, кызылча, коклюш, корсак тифы, себер түләмәсе, бруцеллез, котыру авыруы, талпан энцефалиты теркәлмәде.
Шуңа да карамастан, ВИЧ инфекциясе авырулары белән авыраучылар - 2, вируслы В гепатитын йөртүчеләр - 3, педикулез һәм корчаңгы 5 очракка артты,микроспория - 8, бөер синдромлы геморрагик бизгәкнең һәм гонореяның берәр очрагы теркәлде, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы - 1,2 мәртәбә, су чәчәге 17%ка артты.
ОРВИ, хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынудан тыш, һава-тамчы юлы белән таралучы инфекцияләрнең тоткан урыны -22,9% (бу 100 мең кешегә 480,5), паразитлар тарата торган авыруларга 22,7% (100 мең кешегә 465,8), тире авыруларына 13% (100 мең кешегә 273,5) туры килә.
Эпидемия сезонында ОРВИ һәм грипп буенча авыраучылар саны эпидемик чикне узмады. Гриппка каршы 4928 кешегә, шул исәптән 18 яшькәчә 1360 балага прививка ясалды, иммунизация планы 84%ка үтәлде. Район халкының 36,2%-ына профилактик прививкалар ясалды.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев