Шушы җылы, җәйгә туры килгән гаилә бәйрәменең символы - ромашка. Шушы гади генә чәчәк һәр җирдә урын алган - кулларындагы чәчәк бәйләмнәрендә дә, артистлар һәм тамашачылар кигән такыяларда, сәхнә бизәлешендә дә. Борын-борыннан ромашка мәхәббәт символы саналган, Ленинодагы бәйрәм дә "И долог век любви..." дип аталган. Авырлыкларга, киртәләргә карамастан, гаилә парлары мәхәббәтләрен дистә еллар дәвамында саклап кала алганнар. 9 ел элек православие изгеләре - ирле-хатынлы Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә туган шушы бәйрәм үз кысаларына гына сыешмый, чөнки ныклы гаиләнең әхлак нигезләре милләткә һәм кайсы диндә булуга карамый.
Бәйрәмне оештыручылар: ЗАГС, мәдәният бүлекләре, районның хатын-кызлар советы авыл клубына хөрмәтләү өчен лаеклы, абруйлы гаилә парларын - гаилә тормышында юбилярлар - 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән гаиләләрне чакырганнар. Алар белән бу шатлыкны уртаклашырга балалары, оныклары, авыл җирлеге башлыклары, хатын-кызлар советы рәисләре дә килгән иде.
Быел Ленино авылыннан Арбузовлар һәм Акбүредән Хөснетдиновлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтәләр. 10 июльдә Рус Чабаксарыннан Парамоновлар гаиләсенең зөбәрҗәт туйлары. Иң күп санлы номинация - "Бриллиант туй" булды. Биредә Яңа Чишмәдән Вафиннар, Волчья Бистәсеннән Улитиннар, Әдәмсәдән Тухбаевлар, Шахмайдан Гаризовлар, Тубылгы Таудан Мотыйгуллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр. 60 ел бергә гомер итү зур хөрмәткә лаек. Шул гомер хатын белән ирнең мөнәсәбәте ныгый һәм алмазга тиңләшә.
Алып баручылар мәхәббәт, гаиләләр тарихы турында сөйләделәр. Гаиләләр гомер буе кече ватаннары хакына хезмәт куйган. Әлбәттә, бөтен барлыкларын балалар, оныклар тәрбияләүгә дә биргәннәр. Барысының да оныкчыклары бар, иң бай гаилә - Мотыйгуллиннар, аларның оныкчыклары да - 17.
Ел саен бәйрәм хөрмәтенә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале Рәсәйнең иң матур гаиләләренә тапшырыла.
Быел Зирекледә яшәүче Мидхәт Гариф улы һәм Зәйтүнә Гафур кызы Газыймовлар бүләккә лаек булды. Бу гаилә - 50 елдан артык бәхетле гомер итүче районда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе, ә Мидхәт Гариф улы белән таныштырып торасы да юк, аның районның тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча казанышлары һәркемгә мәгълүм. Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җылы теләкләр теләп медаль тапшырды. Мидхәт Гариф улы җавап сүзе итеп күрсәткән хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде, җылы кабул иткәннәре өчен ленинолыларга һәм, әлбәттә инде, үзенең тугрылыклы, түземле ярдәмчесе һәм гаилә учагын саклаучы хатынына да рәхмәтле булуын әйтте.
Гаиләләрне Надежда Попкова, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбова, мәдәният бүлеге начальнигы Галина Носова, ЗАГС бүлеге мөдире Алия Миръякупова, аларның балалары һәм оныклары котлады.
Ленинодагы күп функцияле үзәк РМЙ белән берлектә бик шәп концерт әзерләгәннәр. "Сурэкэ", "Рябинушка" ансамбльләре, Зинаида Кондеева, Елена Кондеева, "Зажигай" ансамбле, яшь талантлар - Тубылгытаудан Азат Миниазданов, Ленинодан "Вояж" ансамбле үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр. Чәй табыны да әзерләнгән иде, киң күңелле ленинолылар кунакларны каршылап, аларны табын янына утырттылар. Барлык гаилә парларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм ромашка бәйләмнәре тапшырылды (иганәчеләр - район Советы һәм башкарма комитеты, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе).
Бәйрәмнән башка фото- рәсемнәрне газетабызның novoshishminsk.ru сайтыннан карагыз.
Ольга ИВАНОВА
Нет комментариев