Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

РФ Президентын сайлауларда Яңа Чишмә районы халкы кая булган урыннары буенча тавыш бирә ала

2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлауларда ничек тавыш бирергә?

Россия Федерациясенең актив сайлау хокукына ия барлык гражданнары да теркәлү урыны буенча сайлау участокларында сайлаучылар исемлегенә кертеләләр.
Шулай да, әгәр дә сез Россия Федерациясе Президентын сайлауларда тавыш биргән көндә - 2018 елның 18 мартында теркәлгән (прописка) адрес буенча, ягъни паспортта күрсәтелгән яшәү урынында булмасагыз (командировкада, ялда булсагыз яки башка шәһәрдә яшәсәгез), яисә яшәү урыныгыз буенча теркәлмәгән булсагыз, ул очракта кая булган урыныгыз буенча тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалана аласыз.
Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елның 31 гыйнварыннан 2018 елның 18 мартында үтәчәк Россия Федерациясе Президентын сайлауларда кая булган урыны буенча тавыш бирү турында сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды.
- Теркәлү адресы буенча сайлауларга килә алмаучы сайлаучылардан гаризалар кабул итү 31 гыйнвардан башланды, - дип хәбәр итте безгә Яңа Чишмә районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Нина Иванова.
2018 елның 31 гыйнварыннан 12 мартына чаклы шәхсән, Россия Федерациясе гражданины паспорты белән Яңа Чишмә районының территориаль сайлау комиссиясенә (ТСК) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт, 101 каб., тел.: (884348) 2-22-75:
эш көннәрендә: 15.00 сәгатьтән 19.00 га чаклы;
ял һәм бәйрәм көннәрендә: 8.00 дән 13.00 сәгатькә чаклы.
Яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә. Адресы: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 37 "а" йорты, тел.: (884348) 2-33-02:
дүшәмбе , чәршәмбе , җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә чаклы;
сишәмбе, пәнҗешәмбе: 8.00 дән 19.00 гә кадәр;
шимбә: 8.00 дән 13.00 гә кадәр.
Шулай ук "Госуслуги" Бердәм порталында онлайн-сервистан файдаланырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев