Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ринат Фәсахов: «Юллар куркынычсыз булырга тиеш»

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең 2022 елдагы эш нәтиҗәләре, агымдагы елга юллар торышын яхшырту буенча нинди эшләр планлаштырылуы турындагы сораулар белән без ЮХИ буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховка мөрәҗәгать иттек.

- Ринат Рифгатович, шушы көннәрдә комиссия утырышында 2022 елга йомгак ясалды.  Сез аның эшен ничек бәялисез?

- Минемчә, комиссия 2022 елда шактый нәтиҗәле эшләде. Аның биш утырышында без күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне тикшердек һәм аларның күбесе буенча тиешле чаралар күрелде.

 -Мәсәлән?

- Әйтик, утырышларның берсендә каралган парковка һәм район территориясендә зур йөк ташучы машиналар хәрәкәтен контрольдә тоту мәсьәләсен алыйк. ЮХИДИ хезмәткәрләренә, Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетына тиешле йөкләмәләр бирелгән иде. Бу эш, нигездә, җайга салынган.

Яки юл билгеләрен һәм ясалма тигезсезлекләрне аларның кирәклеге ачыкланган урыннарга урнаштыру мәсьәләсе. Район үзәге халкы мөрәҗәгать иткәннән соң, алар берничә урамда урнаштырылган.

- Комиссия шулай ук тиешле программа буенча юл эшләрен башкаруны да контрольдә тота. Узган ел ниләр эшләнде?

- Бу программа буенча Яңа Чишмәдә Ленин һәм Гагарин урамнарында һәм Волчья Бистәсенең Үзәк урамында 1 км-га якын озынлыктагы асфальт-бетон түшәп юл-урам челтәренә ремонт ясалды (15 млн. сумлык).

Район үзәгендәге Болын һәм Тихонов урамнарында гомуми озынлыгы 1,6 км-дан артык булган юл-урам челтәре (вак таш-комлы катнашма салынды), Әдәмсәдәге Мельничная урамы, Петропавел Бистәсендә Краснореченская урамы, Красный Октябрьдә Яшьләр урамы (20 млн.сумлык) норматив хәлгә китерелгән.

Шулай ук чокырларны ремонтлау (ямау), юл тамгалары салу, тротуарларны төзекләндерү, юл билгеләрен урнаштыру буенча эшләр башкарылды.

- Ринат Рифгатович, быел да юл эшләре дәвам итәдер инде?

- Әйе, әлбәттә. Яңа Чишмәдәге асфальт түшәлгән Бакча, Яр буе, Совет, Пролетар, Шмидт урамнарындагы юлларга ремонт ясау планлаштырыла (15 млн. сумлык).

Тубылгы Тауда Яшьләр урамында, Красный Октябрьдә Яшьләр урамы һәм Зирекледәге Октябрь урамында вак таш - комлы катнашма (20 млн. сумлык) салыначак.

Шулай ук юл фонды акчаларына Әдәмсә, Архангел Бистәсе, Яңа Чишмәдә юл эшләре һәм чокырларны ямау планлаштырылган, сүз уңаенда, бу эшләр инде башланган. Чөнки юллар кардан һәм боздан чистарды.

Шулай ук ГОСТ таләпләре буенча мәктәпләр янындагы «өй-мәктәп-өй» балалар маршрутлары буенча кайбер туры килмәүләрне бетерүдә эшләр башкару планлаштырыла.

- Балаларның иминлеге, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү – бу мәсьәләләр комиссиянең барлык утырышларында да карала.

- Бу сораулар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды һәм булачак. Без мәктәп автобусларының маршрутларын, аларның төзеклеген, җиһазларын даими контрольдә тотабыз һәм, бәхеткә каршы, бернинди дә һәлакәтләр булмады. Балаларның күпчелеге һәр уку елы алдыннан яктылык кайтучы элементлар белән тәэмин ителә.

Һәр белем бирү учреждениесе янында җәяүлеләр юлларын төзекләндерүгә, аларны ел саен яңартуга, шулай ук тиешле юл билгеләрен урнаштыруга аерым игътибар бирелә. Агымдагы елда алты торак пунктта мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында юл аша чыгу урыннары төзекләндереләчәк.

- Балаларга кагылышлы тагын бер сорау. Яз җитте, тиздән алар самокатларга, скутерларга, велосипедларга, мотоциклларга утырачаклар. Балаларны ЮТҺләрдән ничек сакларга?

- Иң элек мин укытучыларга һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итәм - зинһар, игътибарлы һәм уяу булыгыз. Балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрегез, балигъ булмаганнарга мотоцикл һәм скутер руле артына утырырга рөхсәт итмәгез.

Бу уңайдан хәзер тиешле закон да кабул ителгән. Электр скутерлары һәм электр самокат йөртүчеләр өчен кагыйдәләр буенча максималь тизлек сәгатенә 25 км тәшкил итәчәк. Җәяүлеләр белән бергә хәрәкәт иткәндә транспорт авырлыгы (массасы) 35 килограммнан артмаска, шул ук вакытта транспортның тизлеге җәяүлеләр тизлегеннән артмаска тиеш.

Шуны истә тоту мөһим: барлык очракларда да җәяүлеләр өстенлеккә ия.

- Хәзер юллар зур йөк ташучы машиналар өчен ябыла.

- Әйе, ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда эшли инде. Тиешле урыннарда шлагбаумнар да урнаштырылачак.

- Быел да комиссиянең нәтиҗәле эшләвен телибез.

- Рәхмәт. Безнең өчен иң мөһиме - юлларда иминлек, халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау һәм безнең барлык тырышлыкларыбыз нәкъ менә шуңа юнәлдереләчәк.

Әңгәмәне Азат Мусин үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев