Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия көнен ничек бәйрәм итәчәкбез

12 июньдә без мөһим дәүләт бәйрәмен -  Россия көнен билгеләп үтәчәкбез һәм районда әлеге уңайдан байтак чаралар планлаштырылган.

1 июньнән 15 енә чаклы район  музейларында музейга килүчеләр өчен даими экспозицияләрне күзәтеп (карап) тематик  күргәзмәләр эшләячәк, анда әле үзеңнең кече ватаның турында тагы да күбрәк кызыклы нәрсәләр белергә мөмкин булачак.
9 июньдә “Кайгырту“ ХСХКҮ каршындагы “Йолдыз“ отряды волонтерлары күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен презентация белән  танып белү әңгәмәсе һәм “Россиянең дәүләт символлары“ темасына рәсемнәр конкурсы үткәрәчәк. Иң яхшы  эшләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.
Шул  ук көнне 14.00 сәгатьтә  ЗАГС бүлегендә юбилярларны тантаналы шартларда хөрмәтләү булачак һәм беренче балалары туган әниләргә сертификатлар тапшырылачак.
Төп бәйрәм чаралары 12 июньдә үтәчәк һәм алар иртән башланачак. Мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен районның балалар китапханәсе һәм БИҮ хезмәткәрләре РМЙ-да патриотик сәгатьләр, тематик күргәзмәләр ,  “Минем туган ягым“ исеме  астында шигырьләр һәм җырлар конкурсы планлаштыралар.
Мәдәният һәм ял паркында сәгать 10 нан  кичке 6 га кадәр яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек спорт конкурслары, шашка, шахмат, футбол буенча турнирлар, картинг, тирда  ату буенча ярышлар оештыра.
Кич белән 18.00 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркында төп бәйрәм программасы – РМЙ хезмәткәрләре һәм БСМ  укучылары тарафыннан әзерләнгән “Мин яратам сине, Россия!“ дип  аталган  концерт башланачак.
19.30 да монда бик тә күңелле тарихи документаль фильм карарга мөмкин булачак һәм ул акрынлап 21.00 сәгатьтә тематик бәйрәм ретро - дискотекасына әвереләчәк.
Бу көнне бәйрәм чаралары барлык авыл җирлекләрендә дә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев