22 декабрь - Энергетиклар көне, бу - җитештерү, сату һәм илебез халкын электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итүдә җаваплы булган сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
РЭЧ начальнигы Харис Хөсәенов "Челтәр компаниясе" ААҖ-нең Яңа Чишмә филиалында узып баручы елның төп вакыйгалары турында сөйләде. Ул 2016 елга билгеләнгән барлык планнар 22 декабрьгә үтәлде, ә бүгенгесе көндә электр линияләре астына терәүләр (багана) урнаштыру буенча планнан тыш эшләр алып барыла, дип билгеләп үтте.
- 2016 елда Красновидово, Шахмай, Чертуш, Акъярда подрядчы оешмалар көче белән электр линияләренә капиталь ремонт ясалды һәм электр белән тәэмин итү яхшыртылды. Хуҗалык ысулы белән Бакташта электр линияләре ремонтланды, Акъярда ындыр табагындагы линия алыштырылды. Быел райондагы яңа төзелешләрне файдалануга тапшыру район электр челтәрләре энергетиклары катнашыннан башка үтмәде. Быел "Челтәр компаниясе"ндә кулланучыларга үз вакытларын экономияләү мөмкинлеге бирүче яңа хезмәт кертелде: кулланучыга хезмәт күрсәтү буенча пункт булдырылды. Ягъни, электр линиясенә тоташтыру өчен заявка бирү генә кирәк, ә калган барысын да тоташтыруга чаклы сезнең өчен электр челтәрләре хезмәткәрләре башкарачак. Без һава торышы белән бәйле штаттан тыш хәлләрне (әйтик, яшен, көчле давыл, бозлы яңгыр) дә истән чыгармыйбыз, ягъни электр белән тәэмин итүдән өзү ихтималы булырга мөмкин, әмма бу уңайсызлыклар кыска вакытлы гына булачак.
Һәр хезмәткәргә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Эшчеләрнең барысы да (елның барлык чоры өчен) махсус кием белән тәэмин ителгән. Быел без техниканы яңартуга акча сарыф итмәдек, чөнки ихтыяҗ булмады: техниканың барысы да яхшы эшли (төзек).
Бездә хезмәткәрләр штаты тулы. Коллектив әгъзалары - яшь, белемле (күбесе югары белемле), инициативалы һәм спорт сөя. Без спорт чараларында: волейбол, чаңгы ярышларында, кроссларда бик теләп катнашабыз. Иҗат конкурсларында, төзекләндерү буенча конкурсларда катнашабыз. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына, балалар учреждениеләренә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүдә дә без читтә калмыйбыз, - диде Харис Хөсәенов.
Бәйрәм алдыннан ул коллективның активистларын да мактап телгә алды, болар: мастерлар Сергей Лазарев, Булат Зарипов, электромонтерлар Сергей Лосев, Владимир Грязнов, Владимир Бутин, механизаторлар Кәрим Мөхетдинов, Николай Филипповскийлар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев