Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылап, без районыбызда яшәүче барлык ветераннарны атап үтәргә булдык. Алар бик аз калды - нибары 9 гына кеше. Бүгенге санда тагын өч ветеран турында сөйләрбез. Безгә тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдереп, алар алдында баш иябез.
Шәрифуллин Нәсибулла Шәйдулла улы
Нәсибулла Шәйдулла улы 1926 елның 15 октябрендә Сөлчәбаш авылында туа. Мәктәптә җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш башлангач, башка яшүсмерләр кебек үк, иртәдән караңгы төнгә кадәр колхозда эшли, урман ташый.
1944 елның декабрендә аны хәрби хезмәткә алалар. Көнчыгыш Европада - Чехословакиядә - Братислав шәһәрендә, Венгриядә - Дебрецень шәһәрендә, Болгариядә - Констанцедә элемтәче һәм электрчы булып хезмәт итә.
1951 елда демобилизацияләнә, бер елдан соң үз авылындагы Мәрьям исемле кызга өйләнә.Тормыш җайлана башлый, 5 бала туа. Нәсибулла абый совхозда электрчы булып эшли, әмма көтмәгәндә 1967 елда хатыны үлеп китә. Икенче хатыны Разыя ханым ятим балаларга икенче әни була, ә 1968 елда уллары Рифкат туа, бүгенгесе көндә ул олы яшьтәге әти-әнисе янында яши. Ветеран гомере буе совхозда электрчы булып эшли. Алты баласы да исән-саулар, гаиләләре белән ата-ана йортына еш кайталар. Нәсибулла абый тыл хезмәтчәне буларак медальләр белән, "Германияне җиңгән өчен" медале, Җиңү көненә карата юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Быков Григорий Иванович
Ветеран 1932 елның 7 октябрендә Петропавел Бистәсендә күп балалы гаиләдә туган. 5 сыйныф тәмамлый. 12 яшеннән колхозда төрле эшләрдә эшләгән: чәчкән дә, утаган да, комбайнчы ярдәмчесе дә булган. 1951 елда армиягә алына. Львов шәһәрендә хезмәт уза, аннан соң махсус гаскәрләр төркеменә күчерелә, аның составында Карпат урманнарында бандаларны юкка чыгару буенча сугышчан операцияләрдә катнаша. Украинадан соң ике ел ярым Григорий Иванович Германиядә хезмәт итә: ул чаклардагы яшерен объектны - уран шахталарын саклый, анда безнең солдатлар эшләгән. Хәзер Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна күптәннән пенсиядә. Икесе дә шунда, туган авылларында эшләгән: ул гомере буе колхозда шофер, хатыны авыл Советында кассир булган.
Григорий Иванович - 2 төркем инвалид (гомуми авырулар буенча). Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, 6 онык һәм 2 оныкчыклары бар. 2016 елда алар бриллиант туйларын - бергә яшәүләренә 60 ел тулуны билгеләп үткәннәр. Григорий Ивановичның Җиңү көненә карата 4 юбилей медале, "Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераны" медале бар.
Минкәев Гарифулла Хәлиулла улы
Гарифулла Хәлиулла улы 1927 елның 9 июнендә Татар Булчие авылында туа. Туган авылында 1943 елны җидееллык мәктәп тәмамлый.
1944 елны әтисе вафат булгач, Гарифулла абый ишле гаиләдә бердәнбер ир-ат туендыручы булып кала, иртәдән кичкә чаклы колхоз эшенә чума. Авылда беренче "похоронка" нәкъ менә алар гаиләсенә килә - бертуган абыйсы Вәлиулла сугышта батырларча һәлак була. 1944 елның 1 декабрендә аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Ул запас полкта элемтәче булып хезмәт итә. Болгария, Румыния, Венгрия, Чехословакияне уза. "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә, аның башка юбилей медальләре дә байтак. 1951 нче елны демобилизацияләнгәч Магнитогорск шәһәренә китә, 1952 елны авыл кызы Мингаянга өйләнә. Туган җир гел үзенә тарта, 5 елдан соң алар туган авылларына әйләнеп кайталар. Гарифулла абый авылга электр кертүчеләрнең берсе. Соңрак авыл кибетендә товаровед булып эшли.
Гарифулла абый гомере буена Аллаһка ышанып яши, дини кеше.
Дин тыелган заманнарда да ул 5 вакыт намазын калдырмый, җомга намазларына йөри. 1990 елны үзгәртеп корулардан соң ул Уфадагы мөселманнарның Диния нәзарәтенә барып, ислам нигезләре буенча имтихан тапшырып, авылда беренче указлы мулла була һәм 2012 елга чаклы шул вазыйфаны башкара.
Алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Гарифулла бабай белән Мингаян апа Акбүре авылында бик абруйлы, мәртәбәле гаиләләрнең берсе.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев