Пиротехника электән үк кешеләргә шатлык бүләк итәр өчен булдырылган.
Һәм бездә дә, бөтен илдәге кебек үк, бәйрәмнәрне фейерверк, салют һәм башка төр пиротехник чаралар белән билгеләп үтү традициясе туды. Әмма алар белән белеп эш итә алмаганда, хәтта кечкенә генә әйбер дә үлемгә китерерлек куркыныч хәлләр тудырырга мөмкин. Пиротехника белән бәйле бәхетсезлек очракларының күпчелеге тәртипсезлек һәм тиешенчә уйлап җиткермәү аркасында килеп чыга.
Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге (ОНД) пиротехника белән куркынычсызлыкның элементар (гади) кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерә:
- пиротехника әйберләрен бары тик кибетләрдәге махсуслаштырылган бүлекләрдән генә сатып алырга кирәк, ә тиешенчә саклау шартларын тәэмин итмәгән базарлардан түгел. Температура режимы һәм дымлылык дәрәҗәсе сакланмау аркасында пиротехника бөтенләй сафтан чыгарга мөмкин;
- пиротехник әйберләрнең тиешле сертификатлары, шулай ук ничек куллану кирәклеге турында рус телендә ачык, аңлаешлы итеп язылган инструкциясе булырга тиеш;
- барлык төр пиротехник әйберләр урамда файдалану өчен билгеләнгән. Тамашачылар куркыныч зона артында - 20 метрдан да ким булмаган ераклыкта торырга тиешләр;
- мондый әйберләрне кешеләргә таба булган юнәлештә яки алар килеп чыгу мөмкинлеге булган урыннарга җибәрергә, шулай ук биналар, электр тапшыру линияләре янында кулланырга ярамый.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен оештырганда һәм үткәргәндә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, Сез куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга һәм тайпылусыз үтәргә тиешсез. Үзегезнең һәм якыннарыгызның, сезнең тирәдәге кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклагыз!
Илнур Госсаметдинов, ОНД өлкән инспекторы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев