Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.
- Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 8954 сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 78,5%ы) 8092се (90,4%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне хуплап тавыш биргән (тәфсилләбрәк астагы таблицада).
Акъяр, Акбүре, Архангел, Зирекле, Шахмай, Буревестник, Ленино авыл җирлекләрендә сайлаучылар аеруча актив булганнар. Шулай итеп, референдумнар оешкан төстә үтте дип әйтеп була, билгеләнгән күләмдә үзара салым акчасы җыюга халыктан ризалык алынган. Хәзер 2017 елның 1 апреленә кадәр үзара салым акчаларын җыясы гына кала. Авыл җирлекләрендә җыелган акчаларга, документлар әзерләгәннән соң, республика үз субсидияләрен бүлеп бирәчәк. Аннан соң нинди эшләр билгеләнгән, шуларны башкарырга кирәк булачак. Җыелган акчалар катгый рәвештә максатчан, ягъни нәкъ менә бюллетеньнәрдә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылырга тиеш.
Район җитәкчелеге актив тормыш позициясе күрсәткән өчен барлык сайлаучыларга, шулай ук үзара салым буенча референдумнарны әзерләгән һәм тиешле дәрәҗәдә үткәргән өчен сайлау комиссияләре әгъзаларына, район активына рәхмәт белдерә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев