Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Солдат булып тумыйлар, хезмәткә балачактан әзерләнәләр

19 октябрьдә Яңа Чишмәдә көзге чакырылыш призывниклары слеты булып узды. Бу көнне иң мөһим һәм тантаналы чараларның берсе булып туган илебезне фашист илбасарларыннан азат иткән сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл һәм мәңгелек ут янына бару тора.

Монда призывниклар һәйкәл төбенә чәчәкләр куйдылар, митингта катнашучылар сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Армия хезмәтенә чакырылучылар өчен соңгы район комиссиясе район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җитәкчелегендә, хәрби комиссариат, медицина, социаль яклау, мәгариф бүлеге һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашында үтте. Районнан көзге чакырылышка эләккән 17  егетнең барысы да армия хезмәтенә әзер һәм хезмәткә зур теләк белән баралар.
Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, бер генә призывник өчен дә хезмәттә киртәләр юк, барысы да укудан азат, әти-әниләре исән-сау, димәк, хезмәтләре өйләре турында кайгырмый тыныч узар дип өметләнәбез.
- Бездә егетләрне армия хезмәтенә кечкенәдән әзерлиләр, -  ди яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамов, - нәкъ менә шул вакыттан ватанга мәхәббәт тәрбияләнә, патриотик тәрбия бирү мәктәптә дә дәвам иттерелә.  2016 елдан мәктәпләрдә “Юнармия“ бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте үз эшчәнлеген башлап җибәрде.  Һәм менә бүген дә Яңа Чишмә урта мәктәбендә тантаналы шартларда юнармиячеләргә кабул итү чарасы булып үтте. Ә гимназиядә парламент сәгате узды, моңа хәзерге призывникларны да чакырганнар.
Юнармиячеләр һәм РДШ активистлары РМЙ да дәвам иткән бәйрәм чарасына кушылдылар. Фойеда “кыр кухнясы“ оештырылган, монда мәктәп укучылары теләге булганнарның барысын да солдат боткасы белән сыйлады.
Гражданлык – патриотик тәрбияне пропагандалаучы РДШ волонтерлары әлеге чарага “Син безгә кирәк“ акциясе белән чыкты. Шунысы сөендерә, акча җыюга юнәлдерелгән әлеге акциядә безнең районда яшәүче онкоавырулы малайларның сәламәтләнүе хакына кесәләрендә булган акчаларын биргән яшьләр зур теләк белән  катнашты. Ярдәм өчен рәхмәт йөзеннән барысы да апельсин алды – ул ышаныч, өмет һәм ярату символына әверелде.
Ә РМЙ залында  сәхнәдән патриотик җырлар, сәламләү сүзләре яңгырады, биюләр башкарылды. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, район Советы депутаты Җәүдәт  Җәләлетдинов, генерал – майор, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Моловствов, Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Яңа Чишмә округы благочинные  иерей Симеон атакай призывникларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
РФ оборона министрының хәрби хезмәткә чакыру турындагы әмерен хәрби комиссариат бүлеге начальнигы А.В. Пичушкин  укыды.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор  фотосы   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев