Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль эш – кешелекле кешеләр һөнәре

Социаль хезмәткәрләр көне – бу беренчеләрдән булып кешеләрнең проблемаларын үзләренеке күк кабул итеп алучы һәм мөмкинлекләреннән чыгып шушы проблемаларны хәл итәргә булышучы кешеләр. Хезмәткәрләрнең төп бурычы – мохтаҗ кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү, болар пенсионерлар, аз тәэмин ителгән гаиләләр, инвалидлар һәм кыен тормыш хәленә юлыккан кешеләр.


Кешеләргә җан җылысы бүләк итәләр


Социаль яклау белгечләре тарафыннан 7 меңнән артык кешегә төрле пособиеләр һәм компенсацияләр исәпләнелә.
Моннан тыш, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләренә, пенсионерларны санатор-курорт дәвалануга озату оештырыла,  интернат-йортларга урнаштыру өчен документлар тутырыла, студентларга социаль стипендия алу өчен һәм башка максатларда белешмәләр бирелә.
Республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Людмила Сорокина, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева, консультант Елена Ярушкина, социаль эшләр буенча белгеч Вера Вәлиуллина үзләрен игътибарлы хезмәткәрләр итеп танытканнар.


Яралы җаннарны дәвалаучылар


Яңа Чишмәдәге Картлар йорты үз канаты астына 50 кешене кабул иткән, аларның күпчелеге психикалары авыру, үпкәләүчән, тиз рәнҗи торган, үзләренә даими игътибар таләп итүче кешеләр.
Картлар йортында дус коллектив белән Наталья Шилова җитәкчелек итә. Болар Картлар йортында яшәүчеләр үзләрен язмыш кочагына ташланган  кебек тоймасыннар өчен барлык тырышлыкларын куеп эшләүчеләр.
 Татьяна Зевакина, Лидия Старикова, Андрей Жуков, Наталья Шилова, Залина Лизунова, Елена Ботова, Николай Суслов.


Кеше хәленә керә белүчеләр


“Кайгырту“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2000 елдан бирле эшли. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан күзәтүсезлек, тәртип бозулар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча профилактик чаралар оештырыла. Әлеге бүлек хезмәтләреннән 58 граждан файдалана, алар социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылганнар. Бүген без  иң яхшыларны билгеләп үтәсебез килә, бу: Татьяна Захарова (Черемухово Бистәсе), Ольга Гарева (Андреевка), Зөлхәбирә Таҗетдинова (Шахмай), шәфкать туташы Миләүшә Гатауллина (Яңа Чишмә), өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Ибраһимова. - “Кайгырту“ коллективына хезмәтләре өчен рәхмәттән башка сүз юк, - ди директоры Наталья Иванова.
Светлана Коновалова, Светлана Карташова, Татьяна Порецкая, Наталья Зубатова, Марина Нестерова, Марина Бутина, Марина Любимова.


Кешеләр иминлеген кайгыртып


Социаль хезмәткәр көне – Пенсия фонды хезмәткәрләре өчен дә төп һөнәри бәйрәм. 5 белгеч 4165 пенсионерга үз вакытында пенсия һәм социаль пособие исәпләү һәм түләү буенча хезмәт куя.
РПФ хезмәткәрләре һәр көнне социаль ярдәмгә, игътибарга мохтаҗ пенсионерлар, инвалидлар, яшь аналар, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашалар. Бу эш сабырлык, мәрхәмәт һәм игътибарлылык күрсәтү таләп итә.
Пенсия билгеләү, яңадан исәпләү һәм түләү эшен җаваплы белгечләр Елена Закирова һәм Миләүшә Минабетдиновалар башкара. Клиентларга хезмәт күрсәтү белгече Татьяна Астраханцева көн саен гражданнарны кабул итә. Автоматизатор Алексей Юрин күпсанлы программаларның туктаусыз эшләвен һәм аларны яңартуны тәэмин итү белән мәшгуль. Районда әлеге фонд белән Ольга Попкова җитәкчелек итә.
Ольга Попкова, Елена Закирова, Миләүшә  Минабетдинова, Алексей Юрин, Людмила Бутина.


Кемдер һәрчак сезнең ярдәмне көтә


Мәшгульлек үзәге эшчәнлеге эшсез калган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм халыкның актив сәяси мәшгульлек чараларын тормышка ашырудан гыйбарәт.
Резидә Хөснуллина җитәкчелегендәге Мәшгульлек үзәге эш эзләүче гражданнарга байтак кына дәүләт  хезмәтләре күрсәтә. Үткән елда 152 кеше үзенә яраклы эш эзләүдә һәм хезмәт базарындагы хәлләр турында мәгълүмат  алуда булышлык итүләрен сорап, 98 граждан эшчәнлек  өлкәсен сайлау максаты белән һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри укыту мөмкинлеге буенча хезмәт күрсәтүне өметләнеп мөрәҗәгать иткән. 380 нән артык кеше Мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган төрле  төр хезмәт күрсәтүләр алган.
Шушы эшләрнең барлык авырлыгы Луиза Әхмәтҗанова, Ильвира Танатарова һәм Энҗе Мусина җилкәсендә.


Лариса Федорова . Автор фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев