Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен тормышка ашыру – мөһим бурыч

Яңа Чишмә муниципаль район Советының 25 сентябрьдә булып узган чираттагы 29 нчы утырышында районның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планын үтәү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру буенча программаны тормышка ашыру мәсьәләләре карап тикшерелде. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырыш эшендә ТР буенча Россия Социаль иминият...

Утырыш башланыр алдыннан район башлыгы 25 сентябрьдә туучыларны - Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеровны, ҮКС директоры Надежда Зыкованы һәм Чертуштагы ФАП мөдире Миләүшә Шәрифуллинаны туган көннәре белән котлады. Яңа сайланган АҖ башлыкларына - Шахмайдан Ильяс Гаризовка һәм Петропавелдан Дмитрий Никитинга депутат таныклыклары һәм күкрәккә тага торган билгеләр тапшырылды.
Көн тәртибендәге 2016-2017 елларга районның социаль-икътисадый үсеш Стратегиясен тормышка ашыру буенча чаралар планын үтәү турындагы беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова информация ясады. Стратегиядә 7 максат билгеләнгән һәм аларның күрсәткечләре теге яки бу күләмдә башкарыла.
Районда җиһазларның йөкләнеш нәтиҗәлелеген арттыру һәм оптимальләштерү, яңа технологияләр куллану, яңа төр продуктлар җитештерү буенча байтак эшләр эшләнә. Монда икмәк-күмәч әйберләре җитештерү өчен җиһазларны яңарту һәм җәмәгать туклануын оештыру (11,4 млн. сумлык) турында билгеләп үтәргә кирәк.
Терлекләрне асрау, баш санын сәламәтләндерү һәм авыру очракларына юл куймау өчен уңай мохит булдыру буенча алга китеш бар (фермаларга 9,4 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелгән). Торак пунктлардагы юлларны һәм урамнарны ремонтлау, суүткәргеч системаларын ремонтлау һәм төзү, урта һәм кече бизнес өлешен арттыру һәм аның структурасын яхшырту буенча районда күп эшләр башкарыла. Кече бизнес тулаем территориаль продуктта 11,5 % ны били һәм алга таба үсешкә тенденция бар. Моның өчен эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүнең төрле чаралары күрелә (фермерларга грантлар, субсидияләр һ.б.).
Стратегияне тормышка ашыру буенча районда шулай ук халык арасында үлем-китем дәрәҗәсен киметү, халыкның гомер озынлыгын 70,7 яшькә кадәр арттыру (2016 елда - 71,8, 2015 елда - 70,5), мәдәни тормышта катнашуга гражданнар өчен тиешле шартлар булдыру (ел саен авылларда берәр күп функцияле үзәк төзелә, 2016 елда район үзәгендә БСМ сафка бастырылды) буенча эшләр алып барыла.
Тулаем республика продуктында безнең районның тулаем территориаль продукт өлеше елдан-ел арта бара. 2016 елда ул 15,3 млрд. сум тәшкил иткән (2015 елга карата 115 %), агымдагы елда тагы да күбрәк булачак.
Стратегияне уңышлы тормышка ашыру өчен идарә итүнең муниципаль дәрәҗәсен активлаштыру һәм булган потенциалны рациональ файдалану мөһим.
- Район башкарма комитетына, аның бүлекчәләренә 2 нче номерлы сәнәгать мәйданчыгының нәтиҗәле эше буенча эшне көчәйтергә кирәк, әлегә ул бик сүлпән эшли, шулай ук яңа эш урыннары булдыру һәм салым салу базасын арттыру буенча да, - дип искәрде Вячеслав Козлов.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдинов "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру" программасын тормышка ашыру барышы турындагы икенче мәсьәлә буенча чыгыш ясады. 2017 елның 8 ае өчен авария һәм ЮТҺ-ләргә анализ ясалды (үлүчеләр саны - 3, төрле тән җәрәхәтләре алучылар - 13), матди зыян белән барлыгы 88 ЮТҺ булган (2016 елда - 101).
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өчен районда даими рәвештә юлларга ремонт ясала, яктырткычлар (барлыгы 157), ясалма тигезсезлекләр, юл билгеләре урнаштырыла һ.б. Кайбер юлларны норматив хәлгә китерү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле, алар буенча эш алып барыла.
- Төп игътибарны 9 мәктәп маршрутына һәм көзге-кышкы чорда юлларны тотуга (карауга) юнәлдерергә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Аннан соң утырышта депутатлар кайбер норматив-хокукый документларны карап тикшерделәр һәм аларның һәркайсы буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 29 нчы утырышы үз эшен төгәлләде.
сайтыннан карагыз.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев