Көн темасы
Спиртлы эчемлекләр эчүгә тарту - җинаять
Гыйнвар аенда районда балигъ булмаган балаларның спиртлы эчемлекләр куллану очраклары (өч) теркәлгән.
Өч очракта да балаларны ялгыш юлга этәрүчеләр исерткеч эчемлекләрне бергәләп эчкәннәр. Балигъ булмаган бер яңачишмәле, өлкәнрәк иптәшләре белән кичен йөрергә чыккач, спиртлы эчемлек эчә. Бу кичке "сәяхәт" ни белән беткән булыр иде, бәхеткә, закон сакчылары үсмер егетне ата-анасы янына озатып, бәхетсезлеккә юл куймаганнар. Ә менә 16 яшьлек егет (анысы да Яңа Чишмәдән) өлкәнрәк иптәше белән "кәгеп" алгач, бергәләп бөртек урларга булган. Тик үкенергә соң: яшүсмерләр кылган гамәлләре өчен закон алдында 16 яшьтән соң җавап тоталар. Өченче очракта өч ир-ат балигъ булмаган кызны сыра белән сыйлаган, шуның өчен өчесенә дә өчәр мең сум күләмендә штраф салынган. Яшүсмерләрне тәрбия кылучы вәкилләргә дә шушы хәлгә юл куйган өчен штраф сыйфатында җәза бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев