Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан авыл хуҗалыгында цифрлы алымны гамәлгә кертү темплары буенча лидерлар арасында

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте.

Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре    буенча  аларның     20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә    төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача.
Алынган  белешмәләрдән күренгәнчә,  авыл  хуҗалыгында   цифрлы  алымнарны  гамәлгә   темплары  буенча  лидерлар  арасында    – Алтай  һәм   Краснодар  крайларыя, Курск, Липецк һәм Самара  өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан  Республикасы. Иң түбән темплар   Еврей  автоном өлкәсендә,  Амур, Киров, Кострома, Магадан һәм  Мурманск  өлкәләрендә,   Камчатка һәм   Приморье крайларында,   Кабарда-Балкар Республикасында  һәм    Карачай-Черкес  Республикасында  күзәтелә.
Төбәкләрдә  АПКны    цифрлаштыру  дәрәҗәсе  пилот карарларны сынау һәм аларны  ишәйтү күрсәткечләре  буенча,    Электрон Хөкүмәттән һәм цифрлы   яңа  технологияләрдән  тулыфункциональ файдалану,  «Цифрлы  авыл  хуҗалыгы» ведомство  проектын  гамәлгә кертүне тәэмин  итә  торган  норматив  актларга  үзгәрешләр  кертү һәм  үзәкләштерелгән  карарларны   унификацияләү һәм куллану,  шулай  ук  төбәкләрдә алга  киткән      IT технологияләр  системаларын  авыл  хуҗалыгында  куллануга  кертү  мөкинлекләре  буенча  бәяләнде.  
2019-2024 елларга  исәпләнгән  «Цифрлы  авыл  хуҗалыгы» ведомство  проекты,  кече  һәм урта бизнесны, шулай  ук  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  да  кертеп,  барлык  категориядәге авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә юнәлдерелә. Илнең барлык  төбәкләрендә   электрон     тапшыру мөмкинлеге  аркасында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгына  тармак  һәм башка  хисапларны җибәрү  процессы  җиңеләячәк. Аграрчылар «Цифрлы  авыл  хуҗалыгы» илкүләм  платформасы сервисыннан да,  шулай  ук    «Нәтиҗәле гектар», «Агрометеофаразлау», «Телеагроном», «55 нче аграр  ВУЗ» сервисларыннан,  онлайн-консультация    хезмәтләреннән  һәм башкалардан  файдалана  алалар.    
Моннан  тыш, “Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының Ангалитик үзәге»,    Компетенцияләр үзәге оештырылды,  аларның  бурычы  проектны  гамәлгә ашыру процессына  мәгълүмати, эксперт һәм метотодик  ярдәм  күрсәтүне  тәэмин  итүдән  гыйбарәт.   «Цифрлы  авыл  хуҗалыгы» илкүләм  платформасының  бер  өлешен “Бердәм тәрәзә” тәшкил  итә,  ул    АПКның  бүгенге  торышы  турында статистик   мәгълүматны  җыюның  һәм аннары  аны  саклауның  универсаль инструментыннан  гыйбарәт.   Зур  белешмәләрне  анализлау  закончалыкны  өйрәнү, табу  һәм  дәүләт ярдәме   чараларының  нәтиҗәлелеген  арттыру  мөмкинлеген  бирәчәк,  бу  аеруча  кече  һәм урта  эшкуарлык  өчен  мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X