Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яңа Чишмә районында булды

14 майда безнең районда эш сәфәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров озатып йөрде.


Рөстәм Миңнеханов «Агро-Основа» ҖЧҖ кырында механизаторлар белән очрашты, эш шартлары белән кызыксынды, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм сыйфатлы төгәлләүне теләде.
Аннары республика Президенты «Агро-Основа» ҖЧҖнең Шахмай бүлекчәсе ындыр табагында булды, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Вячеслав Козлов кыскача гына районда язгы кыр эшләренең барышы турында таныштырды.
- Сабан культураларын чәчү 40 мең гектарга якын мәйданда башкарылды, бу барлык чәчү мәйданының 70% ын тәшкил итә, - дип билгеләп үтте ул. - Кызганычка каршы, хуҗалыкларда ашлама тәэсир итүче матдә исәбеннән бары  34шәр килограмм гына кертелгән, әмма үсемлекләрне яфрактан тукландыруга басым ясаячакбыз. Терлекчелектә МЭТнең баш саны узган ел дәрәҗәсендә сакланган һәм сөт сату 2019 ел күрсәткечләреннән югарырак.
Район социаль объектлар, торак, юллар һәм авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча барлык республика программаларында катнаша.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика программалары, авыр икътисадый вазгыятькә карамастан, сакланачак һәм дәвам итәчәк. Ул шулай ук чәчү эшләрендә район игенчеләренең эшен уңай бәяләде, бүгенге катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять шартларында үз-үзеңне һәм якыннарыңны сакларга, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәклеген әйтте. Республика башлыгы аз керемле гаиләләргә һәм балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәмнең дәвам итәчәген ассызыклады.
Аннары Рөстәм Миңнеханов «Агро-Основа» ҖЧҖнең бу бүлекчәсендә шушы көннәрдә эшләтеп җибәрелгән ярма яргычны һәм яңа ашлык киптерү комплексын карады.
Аннан соң Татарстан Президенты Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай музеенда булды. Музей мөдире Гөлнар Сабирова музей экспонатлары белән таныштырды, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде һәм Президенттан бинаны капиталь ремонтлауда ярдәм итүләрен сорады. Рөстәм Миңнеханов коронавирус пандемиясе белән бәйле икътисадый вазгыятьне яхшыртуга финанс ярдәмен вәгъдә итте һәм музей кыйммәтләрен сакларга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев