Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы телләре турындагы Законны үтәргә кирәк

Татарстанның ике дәүләт теле турындагы законны үтәү йөзеннән, административ биналарда, кибетләрдә, шәхси предприятиеләрдә, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, авыл һәм авыл урамнарының исемнәре язылган барлык табличкалар ТРның ике дәүләт телендә булырга тиеш.


Редакция заданиесе буенча без законның бу өлешен үтәүне тикшерү өчен район үзәге буйлап рейдка чыктык.
Ул сәнәгать зонасы, төрле предприятиеләр, шәхси кибетләр урнашкан Парк урамыннан башланып китте. 8 гә якын бинаны карагач, без оешмалар исеме фәкать рус телендә генә язылган элмә такталарны күрдек, ә менә “Чистай электр челтәрләре”нең Яңа Чишмә участогында һәм тагын АЗС бинасы стенасында “Улица Парковая, Парковая урамы” дип язылган табличка бар иде. Бүтән беркая да: шәхси сәүдә нокталарында да юк, оешмаларның татар телендә язылган эш режимына да тап булмадык.
Парк урамындагы «Автосервис» комплексы хуҗасы Александр Карпов мондый элмә тактага якын арада заказ бирәчәген әйтте. Авыл уртасындагы шәхси кибет тотучылар да «кирәк икән, булдырырбыз, проблема юк” диделәр.
 Үзәктә урнашкан объектларда  бу мәсьәлә белән күпкә яхшырак. Оешма исеме белән татар телендә табличкалар ЗАГС бүлегенә, район мәдәният йортына, үзәк китапханәгә, гимназиягә, «Ландыш» балалар бакчасына, башка бюджет учреждениеләренә кергәндә бар. Кибетләрдә ешрак «кибет»сүзе генә очрады. Татар телендә язылган эш режимын без бары тик «Канцтоварлар» һәм «Модная одежда» кибетләрендә, «Семья», «Домой», «РусАлка», «Крепеж», «Магнит» супермаркетында һәм аларга якын урнашкан кибетләрдә генә күрдек.   
Совет урамында татар телендә язылган табличкалар Мировой суд, “Энергосбыт”, Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалы, район хакимияте бинасында бар. «Эш вакыты» дигән сүз «Роско –ТВ», «Мария» кибетләрендә бар, «кибет» сүзе «Автозапчасти» кибетендә бар. Ленин урамында урнашкан автовокзал, почта, бассейн, «Олимп» УСЗ-да татар телендә язылган элмә такталар куелган.
«Советская урамы» дип язылган табличка җирле хакимиятләр тарафыннан «Строймастер» кибетенә, Шушма елгасы аркылы күпер янында - «Чишмэ ел», «Марина» кибете янында - «Хастаханэ» күрсәткече – элмә такта куелган. Ләкин авылга керү урыны «Новошешминское сельское поселение» дип рус телендә генә язылган элмә такта бар.
Без авылда ике дәүләт телендә ничә урам исеме язылуын ачыклау өчен Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты белән элемтәгә кердек.
- Регламент буенча мондый табличкалар һәр юл чатында урнаштырылырга тиеш. Хәзер алар аз, әмма алар булачак, - дип сөйләде телефон аша авыл җирлеге секретаре Татьяна Маланичева. - 2019 ел башында без район үзәге өчен 65 мең сумга шундый 265 табличкага заказ бирергә җыенабыз. 
Рейд Яңа Чишмәдә татар телендә элмә такталар, баннерларның бик аз булуын күрсәтте. Әгәр бөтен авылны әйләнеп чыксак та, бу нисбәттән хәл үзгәрмәстер, мөгаен. Димәк, ТРның ике дәүләт теле турындагы закон тиешле дәрәҗәдә үтәлми. Шуңа күрә мондый табличкалар булмаган предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә бу хакта кайгыртырга кирәк, чөнки закон -закон ул.  Административ хокук бозулар турында ТР Кодексы нигезендә, ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә элмә такталары булмаган өчен җирле хакимият закон бозучыларны штрафка тарта ала.


Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев