Татарстанда «100 яхшы татарстанлы» тавыш бирүе старт алды
Яңа Чишмә районыннан Владимир Григорьевич Данилов кандидатурасы тәкъдим ителде.
Якташыбыз-илдә танылган кеше, галим-физик, 1983 елда СССР Дәүләт премиясе лауреаты.
Кызганычка каршы, Яңа Чишмә районында туганлык тамырларын һәм нинди дә булса эзләрне таба алмадык: Яңа Чишмә авыл җирлегенең дә, районның башка авыл җирлекләренең хуҗалык кенәгәләрендә дә аның һәм аның гаиләсе турында мәгълүматлар сакланмаган. Өлкән яшьтәге-бер үк фамилияле кешеләрдән сорашып белешүләр дә бернәрсә дә бирмәде. Яңачишмәлеләр мондый зур галимнең үзләренең кече ватанында туып - үскән булуын беренче тапкыр ишеттеләр. Өстәвенә, бу хакта белү бик кызык булды.
Татар энциклопедиясендә Данилов Владимир Григорьевич 1936 елның 7 ноябрендә Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында туган, дип язылган. 1960 елда Казан авиация институтының радиотехника факультетын тәмамлый һәм аны тәмамлагач шунда ук эшли. 1962 елдан Казан фәнни-тикшеренү электрофизика институтында (хәзер «Радиоэлектроника «Федераль фәнни-җитештерү үзәге» ДУП) хезмәт куя: сектор начальнигы (1963-79 еллар), бүлек начальнигы (1979-83 еллар), баш конструктор (1983-2000), баш белгеч (2001 елдан).
1983 елгы Дәүләт премиясе Владимир Григорьевичка махсус билгеләнештәге радиотехника аппаратурасы буенча эше өчен бирелә. Якташыбызның уйлап табу өчен 3 авторлык таныклыгы бар, медальләр белән бүләкләнгән.
Без аның соңгы эш урыны буенча запрос ясадык. Җавап алгач та, без якташыбыз турында күбрәк сөйләячәкбез.
Гомумән алганда, татарстанлылар якташлары өчен 4 меңгә якын тавыш биргән инде. Республиканың күренекле эшлеклеләре өчен Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган сайтта тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү өчен сылтама http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=passed
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев