Татлы Корольлек әкияте
Чәршәмбе көнне “РИТЭК” чыршы бәйрәмендә Яңа Чишмә балалары өчен бик матур яңа ел тамашасы тәкъдим ителде.
Ул көнне РМЙ да ата-аналары белән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар, асрамага (тәрбиягә), опекага алынган, аз тәэмин ителгән, хәвеф төркеменә керүче һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 265 бала бәйрәм кунагы булды. Анда шулай ук район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче иң актив балалар һәм “Нечкәбил – 2018” конкурсы җанатарлары төркеменнән Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да чакырылган иде.
Иң элек “ТатРИТЭКнефть” профкомы рәисе урынбасары Галина Крайнова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк балаларны Яңа ел белән котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр. Ел саен “РИТЭК” чыршы бәйрәмендә артистлар балалар өчен нинди дә булса яңалык һәм кызыклы нәрсә уйлап табалар. Бу юлы да күңелле мавыктыргыч тамаша балалар өчен бик актуаль булды. Вакыйга Татлы Корольлектә барды. Әкият геройлары Тянучка, Зефиринка, Татлы Корольлек әби патшасы образларында балалар яраткан тәм-том әйберләре җанланды. Әлбәттә, кызыклар, дәртлеләр һәм яхшылар – ачык кызыл төстәге бәйрәм костюмнарында алар башкача була да алмыйлар.
Фантазиягә бай уеннар балаларны дәртләндерде, алар вакыйганың актив һәм ихлас күңелдән катнашучыларына әверелделәр. Хәтта зурлар да онытылып бала чакларына кайткандай булдылар. Ни генә дисәң дә, артистлар тамашачыларны, бигрәк тә балаларны шаккатыра беләләр шул: сәхнәдә әзерләгән тәмле торт ингредиентлары ни дисезме – төрле зурлыктагы бик матур сабын күбекләре, утлы фейерверклар иде. Торт һәм башка төрле тәм-томнар әзерләүнең төп ингредиенты, әлбәттә... Мәхәббәт. Әкиятнең төп мәгънәсе дә гыйбрәтле булды. Яңа елга конфетлар, зефир, мармелад һ.б. – ул һәрвакыт бәйрәм инде, әмма балаларның тешләре сызламасын, эчләре авыртмасын өчен боларны күп ашарга ярамый. Нәкъ менә шул максаттан тискәре герой – бала чакта шушы авырулар белән интеккән мистер Пакость образы күрсәтелде.
Һәркем яраткан Кыш бабай һәм мөлаем Кар кызы пәйда булу бәйрәмнең кульминацион ноктасы булды. Алар да балалар белән башта сәхнәдә, ә аннан соң фойеда үзләренең “кышкы” уеннарын күрсәттеләр: әйлән-бәйлән әйләнделәр, балаларның борыннарын һәм кулларын “туңдырдылар”, аларның шигырьләрен тыңладылар. Аларга спектакль геройлары – Тәм-томнар булышты. Яңа ел костюмнары кигән балалар тылсымчы һәм аның ярдәмчеләре белән дә, аерым- аерым да истәлеккә фотога төштеләр.
Чыршы бәйрәмен оештыручылардан –“ТатРИТЭКнефть” компаниясеннән тапшырылган тәм-томнар салынган пакетлар балаларның кәефләрен тагы да күтәрде.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев