Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тере хәтер

23 декабрьдә Яңа Чишмәдә якташларыбызга - районыбызның сугышчы-интернационалчыларына тантаналы шартларда мемориал ачылды.

Яңа Чишмә, район авыллары халкы: район үзәге оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләре мөдирләре, район үзәге мәктәпләре укучылары һ.б. әлеге зур вакыйга шаһитлары булдылар. Бәйрәм шатлыгын уртаклашу йөзеннән Казаннан, Әлмәт, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Алексеевск һәм Аксубай районнарыннан әфган сугышы ветераннары, шулай ук тыныч вакытларда һәлак булган һәм үлгән сугышчыларның әти-әниләре, тормыш иптәшләре һәм балалары да килгән иде. Чәчләре агарган аталар һәм аналар улларының төсе итеп аларның медаль һәм орденнарын күкрәкләренә такканнар.
Бүгенгесе көнгә безнең районда әфган, чечен сугышларында һәм башка "кайнар нокталарда" булган 107 ветеран яши, бишесе Әфганстанда һәлак булган, 26 кеше соңрак үлгән. Аларның истәлеген мәңгеләштерү һәм исән-сау яшәүче ветераннар, һәлак булган һәм үлгәннәрнең якыннары һәм туганнарына хөрмәт йөзеннән Хәтер аллеясе төзелде. Аны төзүдә меценатлар: "Шешмаойл"ИК ҖЧҖ (җитәкчесе Рөстәм Тәхаутдинов), "Троицкнефть" ЯАҖ (җитәкчесе Юрий Смыков), "Лукойл" ПАО "РИТЭК" АҖ (җитәкчесе Мөхәммәтвәли Хөснетдинов) нефть оешмалары үзләреннән зур өлеш керткән.
Хәрби комиссар Николай Погодин җитәкчелегендә Хәтер аллеясе өчен хәрби техника белән ярдәм иткән ТР Хәрби комиссариаты да зур булышлык күрсәткән, һәм тиздән монда өстәмә рәвештә чын БТР урнаштырачаклар. Әлеге бик матур мемориалны булдыруда "Блок-строй" ҖЧҖ (җитәкчесе Евгений Клюев) төзүчеләре хезмәт куйган. Митингны ачып, болар турында рәхмәт сүзләре белән район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Шулай ук Казаннан килгән хәрби офицерлар, әфган вакыйгаларында катнашучылар, ә хәзер ФСБ полковниклары: эчке сәяси мәсьәләләр буенча ТР Президенты Департаменты бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов һәм "Хәрби бердәмлек" Идарәсе рәисе урынбасары, ТР буенча РФ ФСБ Идарәсе ветераннар Советы әгъзасы Рафаэль Шакирҗановлар да чыгыш ясады. - Әфган сугышы уты аша 10 меңгә якын татарстанлы узды, сугышларда без шулардан 386 кешене югалттык, - ди Рөстәм Гайнетдинов. - Бу зур һәм һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалту. Әмма егетләр хәрби приказ үтәделәр һәм үзләренең хәрби бурычларын намус белән башкардылар. Әфган сугышы халыкара террорчылыкның таралуын һәм безнең илебез территориясенә үтеп керүен кимендә 10 елга туктатты. Ә анда тупланган тәҗрибә аркасында аннан соң террорчылык чыганагы сугышчан чечен дусларыбыз тарафыннан тиз арада Төньяк Кавказда да бастырылды. Бүгенгесе көндә безнең хезмәттәшләребез Сириядә үзләренең хәрби бурычларын лаеклы төстә төгәллиләр, - диде ул. - Яңа Чишмә районы территориясендә яңа иҗтимагый зона - хәтер зонасы, һәлак булган сугышчыларны искә алу (баш ию) урыны оештырылуга мин шатмын, монда 9 май, 23 февраль, Ватан Геройлары бәйрәмнәре уздырылачак. Митингта катнашучылар район, республика, Кама аръягы регионнары, илебез, киләчәк буын өчен әлеге вакыйганың әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Сугышчы-интернационалчылар ветераннарының район Советы рәисе Виктор Калмыков һәммәсен дә котлап, Хәтер аллеясенең тагы да киңәячәген хәбәр итте: 2018 елның 28 маенда сугышчы - чик сакчылары мемориалы ачылачак, язын Чечен Геройлары аллеясе төзелеп бетәчәк, хәрби техника паркы киңәйтеләчәк. Ул, бервакыт, мемориал әле төзелә генә башлаган вакытта төзүчеләрнең, иртән эшкә килгәч, шул урында тере канәфер чәчәкләренә тап булулары турында сөйләде. - Димәк, бу безне истә тоталар, безне хөрмәт итәләр, искә алалар дигән сүз. Димәк, халык монда киләчәк дигән сүз, - дип рәхмәт сүзләре белән билгеләп үтте Виктор Калмыков.
Мемориалны ачу хокукы район башлыгы Вячеслав Козловка, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Рөстәм Гайнетдиновка, Рафаэль Шакирҗановка, Виктор Калмыковка, Марат Садыйковка, Азат Сөниевка һәм "чеченец" Николай Храмышевка бирелде. Һәйкәл мөселман һәм православие йолалары - ике конфессиянең җирле руханилары тарафыннан изгеләндерелгән иде. Башта район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов догалар укыды, аннары Яңа Чишмә благочиниесе благочинные Симеон атакай Алексеевск чиркәве башлыгы белән һәйкәлгә изге су бөркеделәр.
(Ахыры 2 биттә)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев