Төп приз иясе
Безнең редакциядә Яңа Иванаеводан төп приз – дрель-перфораторга ия булган Николай Киселев булып китте.
- 5 июньдә узган приз уйнатуда без катнаша алмадык, язылу турындагы квитанцияне генә җибәрдек, отуыбызны белгәч, бик шатландык, - ди Николай Никитович.
Николай һәм Мария бүгенгесе көндә лаеклы ялда, гомерләре буена совхозда эшләгәннәр: берсе – механизатор, икенчесе – савымчы.
- “Яңа Чишмә хәбәрләре“н инде менә 25 ел яздырып алабыз, гаиләбез белән укыйбыз, газета бик кызыклы, безгә ошый, - диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев