Бүген Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне, аның символы булып, сәламәт сулыш алу символы буларак, ак ромашка тора.
Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көнен үткәрүнең максаты, барысыннан да бигрәк, әлеге авыруның глобаль эпидемиясе һәм аны бетерү юллары, профилактика һәм аның белән көрәш ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Туберкулез буенча эпидемиологик торыш планета халкының сәламәтлеген саклауда дөнья ширкәтендә борчу тудыра. Дөньяда хәзергесе вакытта 9,5 миллионнан артык туберкулез авырулы кеше теркәлгән, планетадагы барлык халыкның 70%ка якыны туберкулез авыруын тудыручылар белән зарарланган, ел саен туберкулездан 2 млн. кеше үлә.
Туберкулез һава юлы белән кешедән кешегә йога. Кешедә актив туберкулез үсеш алганда аның билгеләре (ютәл, бизгәк, төнлә тирләү, ябыгу һ.б.) күп айлар дәвамында акрынлап күзәтелергә мөмкин. Бу исә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең соңаруына һәм бактерияләрне башка кешеләргә дә йоктыруга китерергә мөмкин. Туберкулез белән чирле кеше ел дәвамында үзе белән элемтәдә булган 10-15 кешене чирләтергә мөмкин. Тиешле дәвалау булмаганда туберкулез белән авырган кешеләрнең өчтән ике өлеше үлә.
Рәсәйдә, башка илләрдәге кебек үк, туберкулез белән хәлләр шактый катлаулы. Туберкулез авыру очракларының 0,1%-ында гына билгеле, яңа инвалидлык очраклары - 3,2%, ел саен үлемгә китергән очраклар 1,5 чамасы - болар Рәсәй халкының инвалидлыкка чыгу һәм вафат булу сәбәпләре арасында 9нчы урынны билиләр.
Районда 2016 елны сулыш алу органнарында актив туберкулез булган 5 кеше ачыкланды. Чагыштыру өчен: 2014 елны 10 кеше, 2015 елны туберкулезлы 13 авыру ачыкланды. Флюорография тикшеренүләре аны ачыклауда традицион алым булып тора. 3 ел дәвамында районда халык арасында туберкулез белән авыраучылар саны күп булганга ел саен бөтен кешегә дә флюорографик тикшерүләр үткәрелде.
Ел дәвамында актив туберкулез белән авыраучыларны ачыклау һәм үз вакытында дәвалау, шулай ук туберкулездан дәваланган авыруларны авыруның кабатлануына каршы дәвалау буенча эш алып барылды.Эшебезнең нәтиҗәсеннән без канәгать: 13 кеше туберкулезны җиңде, хәзергесе вакытта алар яз-көз дәвалау курсы үтәләр. Ә өч авыруны дәвалау нәтиҗәләре һәм сроклары буенча без исәптән төшердек һәм гомуми дәвалану челтәренә күчердек.
Хәзергесе вакытта фтизиатрда исәптә 12 авыру тора, 5 авыру туберкулезга каршы стационарларга салынды, өч кеше амбулатор дәвалануда. 2017 елның 2 аенда ике кеше диспансер исәбенә алынды һәм хастаханәгә салынды. Язмамны оптимистик рухта төгәллисем килә. Туберкулезны дәваларга һәм аннан савыгырга мөмкин. Бары медицина хезмәткәрләренең киңәшләренә колак салырга кирәк.
Рамилә Рамазанова, РҮХ табиб - фтизиатры
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев