"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсендә машина белән сыер савучы, 600 баштан артык сыерга хезмәт күрсәтүче 13 оператор намуслы хезмәт куя.
Бу көннәрдә сыерлар көтүлектә йөри, аларны киртә абзарларда өстәмә ашату да тиешле төстә оештырылган.
Өстәмә тукландыру өчен икенче кат чабып алынган күпьеллык үләннәр файдаланыла, бөртек фуражы 1 баш терлеккә 2 кг һәм сөтнең һәр литрына 200 әр грамм исәбеннән бирелә.
Операторлар Гөлфирә Зарипованың (терлекчелектә ул 25 елга якын эшли), шулай ук Роза Аристова һәм Алия Сәхаповаларның да күрсәткечләре начар түгел. Алар 45-47 шәр баш сыерга хезмәт күрсәтә һәм көн саен һәр сыердан 12-14 шәр литр сөт савалар. Сыерларның барысы да чиста, яхшы итеп каралган.
Роза Аристова һәм Алия Сәхапова эшкә күрше Чистай районының Каргалы һәм Иске Ромашкино авылларыннан килеп йөриләр, алар мондагы эш шартларыннан зарланмыйлар.
- Вахта автомашинасы алып килә - кайтарып куя, хезмәт хакын вакытында түлиләр һәм, өстәвенә, начар түгел, безнең өчен шартлар булдырылган, - диләр алар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев