Зирекле лицее соңгы 5 ел дәвамында күп кенә күрсәткечләр: укыту эшләре, республика фән олимпиадаларында һәм конкурсларда катнашу буенча районның иң яхшы учреждениесе булып тора.
Лицей коллективында хезмәт сөючән, үз эшләренә чын мәгънәсендә гашыйк педагоглар эшли, алар яраткан эшләренә көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар. Коллективта барлыгы 19 укытучы эшли, шуларның 5се югары квалификация категориясенә, 8 педагог беренче квалификацион категориягә ия.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев Зирекле лицее турында горурланып сөйли:
- Бу лицей йомгаклау аттестациясенә әзерләнү буенча районның база мәйданчыгы, олимпиадаларга әзерләү, милли белем бирү буенча ресурс үзәге булып тора. Ел саен лицейны тәмамлаучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясен барлык тапшырыласы фәннәр буенча район һәм республика күрсәткечләреннән югары билгеләргә тапшыралар, региональ фән олимпиадаларында һәм республика конкурсларында призлы урыннар алалар. Шулай итеп, 2016 елда 2 укучы татар теле буенча республика олимпиадасы призеры булды, 8 чыгарылыш укучысының 4се мәктәпне "Укуда аерым уңышлары өчен" медале белән тәмамлады.
Лицейда патриотик тәрбия һәм тимурчылар хәрәкәте яхшы үсеш алган, тәртип бозулар профилактикасы буенча өлкән сыйныф укучыларыннан торган отряд нәтиҗәле эшли. Балаларга физик тәрбия бирү буенча эш актив алып барыла, аларның һәркайсы спортның теге яки бу төре белән шөгыльләнә. Волейбол буенча кызлар командасының нәтиҗәләре яхшы. Лицейда инде менә 4 ел "Олимпия уеннары" үткәрелә, моңа февраль ае тулысынча багышлана. Олимпиадага катнашуга лицейдагы укучылар һәм хезмәткәрләр коллективы, шулай ук авылдагы оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, укучыларның әти-әниләре командалары да җәлеп ителә (барысы 6 команда җыела).
Лицейда сәнгать конкурсларында катнашучылар да бар: "Йолдызлык" республика конкурсының соло номинациясе һәм бөтенрәсәй "Илһам" шигырь конкурсы призерлары, 3 хореография төркеме бар, балалар кулланма сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнә.
Болардан тыш, лицей коллективы ел саен мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү буенча конкурста, шулай ук үткән уку елы нәтиҗәләре буенча призлы урыннар ала.
2008 елда Зирекле лицее Россия Федерациясенең иң яхшы мәктәпләре конкурсында грант откан һәм 1 млн. сум акча алган, 2015 елда Татарстан Республикасының иң яхшы 30 мәктәбе арасына кергән, 2016 елда "Уңышлы мәктәп" конкурсында катнашкан.
Лицей укучысы, 10 нчы сыйныфта укучы Динә Хәлиуллина мәктәп автобусында Тубылгы Таудан Зиреклегә укырга килә. Яңа коллективка ияләшү ничек бара, дигән сорауга ул болай дип җавап бирде:
- Мөгаен, яхшыдыр, чөнки мин моны сизмәдем дә. Хәзер мине уку процессы борчый: фәннәрне тирәнтен өйрәтәләр һәм шуңа да уку кызыклырак. Тубылгы Тау укытучылары мине тырышып укырга өйрәткәнгә, күп нәрсә минем яхшы килеп чыга. Физика белән бераз кыенрак, тик укытучы Зәкия Хамәтзакир кызы Кашапова ярдәме белән физикадан да бар да яхшы булыр дип уйлыйм.
9 сыйныф укучылары Камилә Галиеваны һәм Нәфис Хөснетдиновны алдагы дәүләт йомгаклау аттестациясе куркытмый:
- 1 сентябрьдән укытучылар безне имтиханнарга әзерлиләр. Дәресләр мавыктыргыч үтә һәм безгә, иң мөһиме, укытучылар нәрсә бирә, шуны укырга кирәк.
9 сыйныфтан соң беркем дә китәргә теләми. Хәер, укытучылар да, алга таба да укырга җиңелрәк булсын өчен мәктәптә күбрәк белем туплагыз, диләр. 11 сыйныф укучылары да БДИ уңаеннан үзләрен тыныч тоталар, фәннәрне сыйфатлы укытуларына ышаналар.
- Укытучылар безгә БДИдан курыкмаска кушалар, укуга рухландыралар, - диде киләчәктә геолог булырга хыялланучы Альберт Борисов.
- Зирекле лицееның уңыш чыганагы булып нәрсә тора соң?
Бу сорауга лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев җавап бирә:
- Уңыш чыганагы булып үз талантларын үз укучыларында чагылдырырга (күрсәтергә) сәләтле булган мәктәп коллективы, талантлы укытучылар тора. Үткән елларда мәктәпне уңышлы тәмамлаучылар бөтен коллективны рухландыручылар булып торалар, алар арасында дәүләт премияләре лауреатлары, галимнәр, медицина, техник, химик һәм икътисад фәннәре докторлары бар.
Нет комментариев