Бүген Әдәмсә авылында яшәүче сугыш ветераны Александр Иванович Майоровка 90 яшь тула.
Олы яшьтә булуына карамастан, ул бик нык, без аны өендә гомере буе яратып башкарган шөгыле - умарта кортлары янында очраттык. Ул рамнар чистарта иде, тузганнарын яңасына алмаштырган - барысын да умарта өенә ташыган. Кортлар карарга һәвәслеге аның күптән килә. Фронттан кайткан җиренә әнисе барлык умарталарны да саткан була, әмма тиздән алар аның бакчасында кабат пәйда була. Аннан колхоз рәисе аңа колхоз умарталарын ышанып тапшыра һәм пенсиягә чыкканчы Александр Иванович шулар янәшәсендә була.
Ике ел элек тормыш иптәше вафатыннан соң ул өеннән бик сирәк чыгып йөри, күршесе Петр Дубровин янында гына бик еш була.
- Аның машинасы бар, мине Яңа Чишмәгә азык-төлеккә супермаркетка алып бара, кирәк булганда, булыша да. Ничек шулай нык сакланганмынмы? Юк, физзарядка ясамыйм мин, - дип кулын селки ул. - Иртән торгач, тавыкларны карыйм, эте, мәчесе дигәндәй - барысын да ашатырга кирәк, аннары кортлар янына киләм - менә кая ул зарядка. Мин һәр көнне кортлар янында инде, хәзер кышка әзерлим, барысын да үз вакытында эшләргә кирәк. Оялар күпме дисезме? Байтак, хатыным исән булганда тагы да күбрәк иде. Ул үлгәннән соң 10 ояны саттым - кыен. Хәзер үзем генә яшим. Әлбәттә, ямансу - ятсаң да ялгыз, торсаң да ялгыз. Ашарга да үзем әзерлим...
Авылдашлар аның турында аралашучан кеше диләр, тик кинәт килеп кергән кунакларга Александр Иванович бик шат иде, рәсемгә төшкәндә эш киемнәреннән булуына гына бераз көрсенде.
Бабайның ике кызы бар, әфганчы улы да булган, тик бер ел элек ул үлгән. Оныклары исә бабаларын онытмыйлар, килгәләп йөриләр: бакчада, өйне ремонтларга булышалар. Заманча материал белән тышланган өй, мунча стенасындагы кадакка эленгән эш киемнәре шуның ачык дәлиле булып тора.
- Ике атна килмәделәр әле. Балны алып китәләр, шәһәрдә саталар. Шулкадәрле бал миңа нәрсәгә, - ди ул.
Аның умарталар өен оҗмах белән чагыштырырга мөмкин, тирә-юньдә төрле төсләргә буялган умарта оялары, уртада эре кызыл алмалары белән зур алмагач тора, янәшәдә тәлгәшләре янып торган миләш агачы, ерак та түгел яшел тукранбаш үсеп утырган участок, һәр җирдә тәртип - бабай умарталары өчен тырыша, барын да исәпләгән. Бу мавыгуында аның энтузиазмына тиңнәр юк.
... Бабайның умарта кортлары башта күренми тордылар, тик бер мәлне активлашып китеп, чакырылмаган кунаклар тирәсендә бөтерелә башладылар.
- Курыкмагыз, алар хәзер тыныч, чакмыйлар, - дип тынычландырды безне умартачы.
- Умартачылык белән шөгыльләнергә бик яратам, - диде ул.
- Егерме биш ел колхоз умарталыгын тоттым! Яратмасам күптән ташлаган булыр идем! Карчыгым исән чакта ук ташлаган булыр идем, ул еш кына мине әрли иде, үзенә бал ярамады, умарта кортлары чага иде. Мин балны да, эшен дә нык яратам. Умартачылыкка булган мәхәббәте яшәтәдер әле аны, фән дә бит умартачыларның озак яшәвен дәлилли. Ә умарта кортлары, аның чын дуслары, аңа аек акыл, үткен зиһенен, күңел күтәренкелеген сакларга ярдәм итәләр.
Нет комментариев