Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урак өсте көндәлеге

Бүгенге көнгә район буенча 37 мең гектарда бөртекле культуралар урып-җыелган, бу барлык урып-җыеласы мәйданның 79 %ын тәшкил итә.

Район игеннәрне сугып алу буенча 100 меңенче чикне (тонналарда) атлап үткән. 6 сентябрьгә барлык сугып алынган иген 112 мең тонна тәшкил иткән. Көзге культураларны һәм борчак урып-җыю эше төгәлләнгән, солы һәм арпа суктыру эше төгәлләнеп килә, төп көч сабан бодаен җыеп алуга юнәлдерелгән.
Бөртеклеләр уңышы гектарыннан 31 ц тәшкил итә.
Яңа уңышка нигез салу - көзге культуралар чәчү эше дә ярыйсы гына бара. 6 сентябрьгә 13 мең гектарда чәчелгән (планлаштырылган 17 мең гектардан).
Фермерлар Фәргат Вәлиев, Марат Садыйков һәм Николай Скоковлар чәчүне төгәлләгәннәр. "Яңа Чишмә" һәм "Кулон" а/ф-да көзге игеннәр шактый зур мәйданда (4 мең га - икесендә дә) чәчелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев