Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ураза гаете белән, дин-кардәшләр!

23 майда изге Рамазан ае төгәлләнә. Уразаның төгәлләнүе 24 майда Гает бәйрәме белән билгеләп үтелә. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов районның барлык мөселманнарын бәйрәм белән котлыйлар.

Котлауда ай дәвамында мөселманнарның ризыктан тыелып торулары – ураза тотулары, күркәм эш-гамәлләр башкарулары билгеләп үтелә.
Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эшләрендә уңышлар, мәхәббәт һәм бәхет алып килсен, Рамазан аендагы изге ниятләр һәм кылган гамәлләр мөселманнарның эшләрендә дәвам итсен, дип теләк тә теләнә.
Кызганычка каршы, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, быел күмәк тәравих намазлары, ифтар мәҗлесләре үткәрелмәде, мәчетләрдә күмәк бәйрәм намазы һәм вәгазьләр дә булмаячак.
сәдака бирергә һәм догалар кылырга теләүчеләр 24 май көнне иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр мәчетләргә килә ала, барлык мәчет имамнары да урыннарда булачак.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның You Tu be – каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак. Трансляция 24 майда иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак.

Рамазан ае дәвамында районның күп кенә кешеләре һәм эшмәкәрләр «Ярдәм янәшәдә!»  акциясе кысаларында мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы суздылар. Яңа Чишмә район үзәк мәчетендә генә дә ай дәвамында җыелган сәдакаларга 37 азык-төлек җыелмасы ясалып, инвалид балалары булган гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә өләшенде.
Район мөхтәсибәте күрсәтелгән ярдәм өчен барлык район халкына рәхмәт белдерә, барысына да сәламәтлек һәм тыныч тормыш тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев