Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Узып баручы ел вакыйгалары

( Республика программасы буенча җәй көне ике балалар бакчасына (Әдәмсә һәм Шахмай авылларында) капиталь ремонт ясалган.

Июльдә Петропавел Бистәсендә, Чуаш Чабаксары, Сөлчәбашта (поселокның 90 еллыгына) Авыл көннәре булып үтте.
Мароккодан килгән шәех Габдерәхим Лакри визит белән безнең районда булып китте.
Никахлашу сараенда ЗАГС хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык республика конкурсының зона этабы булып үтте.
"Сурэкэ" халык ансамбле Кырымда "Алтын мәйдан" халыкара конкурс-фестивальдә катнашты.
Августта Черемухово Бистәсендә "Медовый спас" дип аталган Авыл көне уздырылды, 22 августта Екатерина авыл җирлегендә һәм Яңа Чишмә гимназиясендә яңа җитәкчеләр эшкә кереште, ә 25 августта район үзәгендә укытучылар конференциясе булып үтте.
1 сентябрьдә район үзәгендәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасында татар теленә өйрәтү белән яңа төркем ачылды, 1419 укучы район мәктәпләренә барды, шул исәптә 134 есе - беренче сыйныфка укырга килүчеләр.
8-9 сентябрьдә "Олимп" УСЗ-да "Россия боксчысы көне"нә багышланган бокс буенча ачык Республика турниры булып үтте.
23 сентябрьдә Яңа Чишмәдә беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.
Сентябрьдә Корбан бәйрәме уңаеннан районда бәйрәм чарасы үткәрелде.
27 сентябрьдә Әдәмсәдә җирле чиркәү гөмбәзен һәм тәресен изгеләндерү йоласы булып үтте.
Сентябрьдә районга "Лукойл" ПАОның социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында откан 3 млн. сумнан артык күләмдәге грант акчаларына 21 сертификат тапшырылды.
4 октябрьдә Яңа Чишмәдә "Минем еллар - минем байлыгым" республика фестиваленең зона туры булып үтте.
"КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" федераль программасы буенча фермер Фәргат Вәлиев 2,8 млн. сумлык сертификатка ия булды.
20 октябрьдә Яңа Чишмәдә тантаналы шартларда егетләрне армия сафларына (көзге чакырылыш) озаттылар.
30 октябрьдә Тубылгы Тауда яшәүче күп балалы әни Рәйхан Әхмәтовага тантаналы шартларда "Ана даны - Материнская слава" медале тапшырылды.
Ноябрьдә Яңа Чишмә район суды рәисе Равил Закиров "Тырышлык өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
10 ноябрьдә Тубылгы Тауда тантаналы шартларда күп функцияле яңа үзәк ачылды.
Ноябрьдә Зирекле музее коллективы һәм аеруча музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов тырышлыгы белән "Хәтер тамчылары" бәетләр китабының җиденчесе дөнья күрде.
Ноябрь башларында Ленинодагы чиркәүдә беренче мәртәбә керәшен телендә гыйбадәт кылдылар.
17 ноябрьдә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.
19 ноябрьдә районда үзара салым буенча референдум булып узды.
24 ноябрьдә РМЙ-да җырлар авторы һәм башкаручы Зинаида Кондееваның иҗат кичәсе булып узды.
Ноябрь азагында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының район этабы старт алды.
29 ноябрьдә Казанда үткән "Нечкәбил - 2017" республика конкурсы финалында БСМ педагогы Любовь Коновалова - Мазманян гаиләсе икенче урын яулады.
8 декабрьдә Яңа Чишмә районында "Бизнес-десант" кысаларында эшмәкәрләр белән очрашу булып үтте.
8 декабрьдә Яңа Чишмәдә мәдәният һәм ял паркының өченче чиратын ачу тантанасы булды.
15 декабрьдә БСМ-дә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме, 19 декабрьдә РМЙ-да РИТЭК Чыршысы булып үтте.
23 декабрьдә Яңа Чишмәдә сугышчы-интернационалчыларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга мемориал ачылды.
27 декабрьдә РМЙ-да Район башлыгы Чыршысы, ә 28 декабрьдә районның Төп Чыршысын ачу бәйрәме булып узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев