Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Узып баручы ел вакыйгалары

Узып баручы 2016 елны Рәсәйдә Кино елы, Татарстанда Сулыкларны саклау елы, медиклар Яман шеш авырулары белән көрәш елы дип игълан иткәннәр иде.

7 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең юбилеен билгеләп үтте.
13 февральдә РҮХ-дә Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин җитәкчелегендә зур делегация булып китте. Шул көнне РҮХ-дә хастаханәдә эш урыннарын автоматлаштыру буенча пилот проект эшли башлады.
15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә 110 ел тулуны бәйрәм чаралары белән билгеләп үттеләр.
Февраль аенда Казанда Тубылгы Тау мәктәбен "Я-IT- чемпион" конкурсында "Иң актив мәктәп" номинациясендә җиңгән өчен плазмалы телевизор белән бүләкләделәр.
8 март алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" - республика конкурсы финалында - "Ир-ат-лидер" номинациясендә КФХ башлыгы, атлар үрчетүче фермер Николай Скоков җиңү яулады.
20 мартта барлык авыл җирлекләрендә гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар үтте.
Март аенда "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы механизаторы Ринат Сөләймановка Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин "Дуслык" ордены тапшырды.
26 апрельдә Яңа Чишмә гимназиясендә татар шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан туган тел форумы үтте.
9 майда Яңа Чишмәдә һәм районның барлык авылларында "Үлемсез полк" акцияләре, митинглар һәм Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары узды.
6-8 майда Яңа Чишмә БЯСМ боксчылары бокс буенча 3нче ачык республика турнирында ике алтын һәм ике көмеш бүләккә тиенделәр.
12 майда Яңа Чишмә районына эш сәфәре белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килеп китте.
27 майда Тубылгы Тау авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
5 июньдә Попов почмагында район Сабан туе гөрләде.
13 июньдә Яңа Чишмә районында эш сәфәре белән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте.
6 июльдә Яңа Иванаево АМЙ-да Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көне хөрмәтенә районкүләм чара үтте.
"РИТЭК" тан откан грантларга Андреевка авылында һәм Архангел Бистәсендә чишмәләр төзекләндерү төгәлләнде.
8 июльдә чишмәләрне ачу тантанасы булды.
Рус теленнән БДИ-да 100 балл җыйган Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Аделия Фазлыевага "Укуда аерым уңышлары өчен" дип аталган Республика медале тапшырылды.
16 августта республика җитәкчелеге вәкилләре катнашында район үзәгендә мәдәният һәм ял паркының 2 нче чиратын һәм Ленинода яңа клубны тантаналы ачу чарасы булды.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында район укучыларына 400 мең сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде.
Яңа уку елына республика программасы буенча Петропавел Бистәсендәге, Чаллы Башында һәм Зирекледәге балалар бакчаларына ремонт ясалды.
Яңа уку елында район мәктәпләрен беренче сыйныфка баручы 148 бала тулыландырды.
Район мәктәпләренә "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында 1 млн. сумлык хәйрия ярдәме күрсәтелде.
14 сентябрьдә Зирекле мәчетендә (мәдрәсәдә) район Корбан бәйрәме булып үтте.
2016 елда Яңа Чишмә районы "Лукойл" ПАО социаль - мәдәни проектлар грантын отты (4 млн. сум күләмендә).
Шахмай мәктәбе укучысы Алмаз Салихов Парклар һәм скверлар елына багышланган "Тормышның яшел утраулары" республика конкурсында җиңүче булды.
1 октябрьдә Тубылгы Тауда хәйриячеләр акчасына төзелгән яңа мәдрәсәне тантаналы шартларда ачу чарасы булды.
Зирекле музее директоры Мидхәт Газыймов Татарстан музейлары Ассоциациясенең Мактаулы әгъзасы булды.
8 октябрьдә Екатерина мәктәбендә җирле мәктәпнең 120 еллыгына багышланган тантана үткәрелде.
Октябрьдә Яңа Чишмә район хастаханәсенә кичектергесез медицена ярдәме күрсәтү өчен җиһазлары булган яңа ашыгыч ярдәм автомобиле кайтты.
Якташыбыз Чертуш авылыннан Булат Мусин билбау көрәше буенча Россия спорт мастеры һәм милли көрәш буенча Россия чемпионы булды.
2016 елда авыл җирлекләрендә 2 млн. 773 мең сум үзара салым акчасы җыелды, ТР Хөкүмәте 10 млн. 657 мең сум өстәп бирде.
Октябрьдә район Советы утырышында "Татмелиорация" ААҖ гендиректоры Әнвәр Залаков Яңа Чишмә районының "1нче номерлы Мактаулы гражданины" булды.
Яңа Чишмәдән "Нечкәбил - 2016" республика конкурсында катнашкан Ольга Карпова Казанда үткән финалда "Энҗе Нечкәбил" (3 урын) титулын яулады.
Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Софья Хорькова "Россиянең булачак интеллектуаль лидерлары" Бөтенрәсәй форумында "Наноград - 2017" җәйге мәктәпкә юллама белән бүләкләнде.
11 декабрьдә районда 2017 елга үзара салым буенча референдумнар булып узды.
14 декабрьдә район Советының 20нче утырышында 2017 елга район бюджеты расланды.
23 декабрьдә РМЙда 200 бала чакырылып район башлыгы чыршы бәйрәме узды.
24 декабрьдә РМЙ да 265 бала чакырып РИТЭК чыршы бәйрәмен үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев