Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннарыбыз элеккечә сафта

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан ветераннарның сугышчан үткәнен искә алыйк.

Сугыш тәмамлануга 75 ел узгач та исән фронтовиклар белән аралашу зур бәхет. Алар безнең рәхмәт сүзләрен ишетәләр, ә без аларның сугыш, Җиңү турындагы хәтер-хатирәләрен ишетәбез. Бу, барыннан да элек, Россиянең чираттагы буыны өчен мөһим. Сугыш турында китаплардан, дәреслекләрдән, Интернеттан белү бер нәрсә, әмма Бөек сугышларда катнашучының һәр сүзен ишетү һәм игътибар итү бөтенләй башка нәрсә. Тере аралашуны берни белән дә алыштырып булмый. Бары тик бер генә ветеран исән булса да, буыннан- буынга күчү саклана. Ә бездә алар бишәү! Алар барысы да өлкән яшьтә дә актив, күтәренке күңелле, тормыш сөючән һәм аралашучан.

«Көч бар, дәрт сүнмәгән әле»

Районда 4 ел буе хәрәкәттәге армиядә булган бердәнбер фронтовик калган. Ул Тубылгы Тау авылыннан Хәниф ага Зарипов. 10 сентябрьдә аңа 96 яшь тула.
Ул, башка ветераннар кебек үк, безнең горурлыгыбыз. Аның сәламәт акыл, характер, физик активлык һәм оптимизмны ничек саклап калуы гаҗәп. Хәниф ага - барлык авыл чараларының, район күләмендәге бәйрәмнәрнең  алыштыргысыз кунагы. 95 яшендә дә ул барлык дәрәҗәдәге депутатларны, ил һәм республика җитәкчеләрен сайлауга йөри. Фоторәсем аларның соңгысында - 2019 елның сентябрендә ясалган. Фотодан күренгәнчә, ветеранның көче бар, дәрте сүнмәгән әле. Чараларда ул авылдашлары, район үзәгендә яшәүчеләр, бигрәк тә яшьләр белән бик теләп аралаша аларның сорауларына җавап биреп, сугышта күргәннәре турында сөйли. Аның, тарихтагы иң канкойгыч сугышта Ватанны саклаган кешенең, яшь буынга әйтер сүзе бар.
Хәниф Зарип улы күпне күргән: 1942 елдан 1945 елга кадәр сугышкан, союздаш республикалар һәм, шәһәрләребезне оккупантлардан азат итеп, Германиягә чаклы барып җиткән. 256 нчы Кызыл Армия дивизиясе составында Ленинград, Мурманск, Балтыйк буе, Белоруссия, Польшада сугыша. Җиңү яулаганнан соң да тагын өч ел авиаполкта хезмәт иткән.
Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 1947 елда демобилизацияләнгәннән соң ул туган авылында эшли: башта төзүче булып, аннары озак еллар «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда кассир була. 20 елга якын Тубылгытау мәчете имамы булып тора. Тормыш иптәше белән 4 бала үстергәннәр.

7 ел элемтәче булып хезмәт итә

Сугыш башланганда Гарифулла Хәлиулла улы Минкәев яшүсмер була. Әтисе вафатыннан соң 1944 елда гаиләдә бердәнбер туендыручы була – иртәдән кичкә кадәр колхозда эшли. 1944 елның декабрендә аны сугышка алалар. Ветеран Кызыл Армия сафларында 7 ел намуслы һәм лаеклы хезмәт иткән.
- Минем полкташларым Советлар Союзының барлык милләт кешеләре, безнең дуслык шундый нык иде, - дип искә ала ветеран. - Мин Көнбатыш фронтта сугыштым, монтер-элемтәче идем. Җиңүне Чехословакиядәге Светлогорск шәһәрендә каршы алдым, шуннан ике ел ярымга Болгариягә, аннары өч елга Румыниягә җибәрделәр. Украинада да булдым. Бөтен җирдә халык яхшы. Бу кешеләр тагын бер сугышка юл куймас дип уйлыйм, - ди ул. - Сугыш-ул куркыныч бәла. Безнең буын аны кичерде һәм моны башкаларга күрергә язмасын.
Сугыштан соң туган ягына - Акбүрегә кайткач, Гарифулла ага озак еллар элемтәче-монтер булып эшли. 1990 елда Уфа шәһәренең Диния нәзарәтендә ислам нигезләре буенча имтиханнар тапшыра һәм 22 ел үз авылында мулла була. Хатыны Мингаян апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Гомер буе туган авылында яшиләр, алар 68 ел бергә.
Гарифулла Хәлиулла улы “Германияне җиңгән өчен” медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 

Районның иң өлкән ветераны

Март аенда Красный Октябрь поселогында яшәүче сугыш ветераны Иделбай Макишевка 97 яшь тулды.
Ике ел ярым элек ветеран бирегә Әстерхан өлкәсеннән оныгы Эльмира гаиләсенә күчеп килә. Аның бөтен тормышы, сугыш чорыннан кала, Әстерхан өлкәсе белән бәйле. Сугыш башланырга бер ел кала, ул вербовка буенча Себердә тимер юллар төзүдә һәм ремонтлауда эшләгән. 1941 елдан Ерак Көнчыгыш фронтында химия гаскәрләрендә хезмәт итә, чикне һәм стратегик тимер юл узелларын дошман диверсияләреннән саклаганнар.
«Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән. Сугыштан соң 48 ел Әстерхан шәһәрендә тимер юлда сигнализация һәм элемтә хезмәтендә механик булып эшләгән.
Үзенең 97 яшь тулган көнендә Иделбай бабай «Бердәм Россия» партиясенең «Минем авыл ветераны» проектында катнаша. Аның янына кунакка район үзәгеннән бердәмроссиялеләр һәм Красный Октябрь АҖ башлыгы истәлекле бүләк белән килгәннәр. Авыру булуына да карамастан (ветеранның күзләре күрми һәм ул инвалид коляскасында йөри), ул оптимистик карашта һәм шаяртырга ярата. Ул кунакларга бүләкләр өчен рәхмәт белдерә һәм йөз яшькә кадәр яшәргә вәгъдә бирә.

 

Актив ветеран

Петропавел Бистәсеннән Григорий Иванович Быковка сугыш елларында 12 яшьлек яшүсмер буларак колхозда  эшләргә һәм сугышырга туры килгән, тик немец фашистлары белән түгел, ә  50 нче еллардагы бандерачылар белән.
– Андыйлар районда икәү калды - мин һәм Зирекледән яшьтәшем Мансур Габбасов, - ди Григорий Иванович, - безне әле сугыш ветераннарына тиңләштерелгән кешеләр дип атыйлар.
1951 елдан алып Карпат тауларында Украина милләтчеләренең бандоешмаларын юк итү буенча хәрби операцияләрдә катнашучы гаскәрләрнең махсус төркемнәре составында Львов шәһәрендә,  Украинадан соң яшерен объектны — уран шахталарын саклау буенча Германиядә хезмәт иткән.
Туган авылына кайткач, гомере буена колхозда шофер булып эшләгән. Ветеранның Җиңү көненә карата берничә юбилей медале, «Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераны» медале бар.
Хәзер Григорий Иванович хатыны Нина Петровна белән үзләренең уңайлы йортларында яшиләр. Алар 64 ел бергә.
Актив ветеран мәктәптә, авыл китапханәсендә балалар белән патриотик чараларда катнашудан беркайчан да баш тартмый. Балалар аны бик игътибар белән тыңлыйлар, алар өчен Григорий Иванович – тере легенда.

 

Бандерачылар белән сугышкан

Мансур Габбас улы Габбасов 12 яшеннән сугыш һәм сугыштан соңгы елларда да колхозда эшли. 1951 елда армиягә алынгач, ул ЭЭМ гаскәрләрендә хезмәт иткән һәм өч ел Украинаны бандерачылардан арындырган.
- Өч ел Карпат тауларына менеп, аларны эләктердек, - дип искә ала ул. – Алар оста яшеренә иде. 8 октябрьдә мине армиягә чакырдылар, ә 7 ноябрьдә Снятино шәһәре янында (хәзер Ивано-Франковск) безне тревога буенча күтәрделәр һәм машиналарда урманга алып киттеләр. Урманда бер генә бандитның да узмавын күзәтеп тору кирәк иде. Ике кешегә бер винтовка һәм бер патрон бирделәр. Без әле антны да кабул итмәгән, ата да белми идек. Төн буе сакладык. Таң атканда этләр белән махсус эзләү төркеме килеп җитте. Хуторда ике бандерачы күренде, бирешергә теләмәделәр һәм махсус төркем аларны юк итте. Идән астында аларның яшеренгән кораллары куелган бункер табылды.
- Өч ел эчендә куркыныч мизгелләрне байтак тойдык. Аннары атарга өйрәндем, һәрчак коралланып йөрдек, - дип сөйли Мансур ага.
Хезмәттән соң туган авылы Зиреклегә кайта, өйләнә, тормыш иптәше белән 55 ел гомер итәләр һәм дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Кырчылык, төзелеш бригадалары бригадиры, механизатор булып эшли. Өч тапкыр «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе, тыл хезмәтчәне һәм сугыш ветераны буларак медальләр белән бүләкләнгән.
Мансур Габбас улы актив һәм күтәренке рухта. - Ходай миңа озын гомер бирде, бүген миңа 89 нчы яшь, теләк бер генә – җирдә сугыш булмасын иде, - ди ул.

Хөрмәтле, яраткан ветераннарыбыз! Безнең рәхмәт сүзләрен ишетә алуыгыз өчен без бик шат. Сез — чын титаннар, 20 нче гасырның чиктән тыш зур сынауларын җиңеп, бүгенге көнгә кадәр исән-сау яшисез. Безгә матур тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев